Добавить новость
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Дүрт баласы дихлофос парлары белән агуланып үлгән әти кешене хөкем иттеләр

Красноярск крае суды Красная Сопка бистәсендә яшәүче 34 яшьлек ир-атка карата хөкем карары чыгарган. Әти кешене 6, 11, 12 һәм 13 яшьлек дүрт баласының үлемендә гаепле дип таныганнар. Аны «Саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе нигезендә 2 ел сынау срогы белән шартлы рәвештә 3 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр. Бу хакта «Челнинские известия» яза.

Экспертиза ачыклаганча, балалар системалы рәвештә тарала торган деструктив агу (инсектицидлар) – дихлофос белән агулану сәбәпле үлгән. Башта балалар төшке аш вакытында ашаган пилмәннәр белән агуланган дип шикләнгәннәр. Гаилә башлыгы, өйдәге бөҗәкләрне бетерү өчен, дихлофос сиптергән. Әмма ир-ат инструкциядә язылган кагыйдәләрне бозган: аэрозольне рөхсәт ителгән нормадан күбрәк итеп сипкән һәм агуның ризыкларга, савыт-сабага, йорт җиһазларына һәм гаилә әгъзалары йоклый торган урыннарга эләгүенә юл куйган. Бөҗәкләрне агуланганнан соң, ир-ат өй эчен җилләтмәгән һәм аэрозольне җитештерүче кушканча су белән юып чыкмаган. Моңа карамастан, ул балаларга өйгә керергә, ашарга һәм йокы урыннарына ятып йокларга рөхсәт иткән. Икенче көнне иртән гаилә әгъзаларының хәле кинәт начарайган. Балаларны хастаханәгә алып киткәннәр. Табиблар сабыйларның гомере өчен көрәшкән, ләкин аларны коткарып калып булмаган. Ир белән хатын үзләре дә агуланган. Өстәвенә, хатын бишенче бала белән йөкле булган. Табиблар зурларның хәлен тотрыкландыра алган.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *