Добавить новость
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

КХЛ 2 миллиард сум таратты: «Ак Барс» хоккей клубының өлеше нинди?

Казанның «Ак Барс» хоккей клубы 2024/2025 сезоны нәтиҗәләре буенча Континенталь хоккей лигасыннан 111,3 миллион сум алды. Бу хакта КХЛ матбугат хезмәте хәбәр итә. Барлыгы клубларга 2 157 098 260 сум бүленде, бу – узган сезон белән чагыштырганда 2 тапкыр диярлек күбрәк. Акча телевидение һәм беттинг хокукларын сату исәбенә тупланды. Лига 2024/2025 сезонында халыкара телеканалларда 745, федераль «Матч ТВ» каналында 106, төбәк каналларында 707 матч күрсәтте.

2024/2025 ел нәтиҗәләре буенча иң күп акча алган 10 команда исемлеге. Ильяс Хаҗиев дизайны

2023/2024 сезоныннан башлап клублар арасында акча бүлү яңа кагыйдәләр буенча башкарыла.

Гомуми сумманың 30% спорт казанышлары өчен, ягъни уен нәтиҗәләренә карап, пропорциональ рәвештә бүленә. Ә калган 70% исә клуб рейтингына нигезләнеп бүленә, әлеге рейтинг түбәндәге 9 күрсәткечне үз эченә ала:

  • спорт казанышлары – 20%
  • спорт нәтиҗәсенең кыйммәте – 20%
  • дәүләт финанславы – 10%
  • хоккейчыларның хезмәт хакын вакытында түләү – 5%
  • тамашачылар саны һәм ареналарның тулылыгы – 10%
  • тамашачылар өчен сервис 5%
  • ТВ-индекс – 10%
  • лицензия һәм билет программасыннан, ашамлыклардан керемнәр – 10%
  • массакүләм мәгълүмат чаралары белән эш – 10%

Шулай итеп, акча бүлү бары тик уендагы җиңүләр белән генә түгел, ә финанс тәртибе, тамашачы белән эшләү осталыгы дәрәҗәсе белән дә бәйле. КХЛ клубларга акча бүлү системасын 2014/2015 сезоныннан башлап куллана.

2014/2015 сезоныннан башлап клубларга бүленеп биргән акча күләме. Ильяс Хаҗиев дизайны

Лига клубларга акчаны уенчылар өчен сервисны яхшыртуга, җиһазлар сатып алуга һәм ареналар инфраструктурасын яңартуга юнәлтергә киңәш итә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *