Добавить новость
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Чит кеше йөрәге булуын сизмим дә»: Казан хастаханәсендә уникаль трансплантация тарихы

«Соңгы елларда йөрәк җитешсезлеге булган яшьләр саны арта»

Искәндәр Шәйхуллинга 33 яшь. Ул Татарстанның Нурлат районы Чулпан авылында яши.

2015 ел ахырында ир-ат ике яклы үпкә ялкынсынуы белән авырый, бу – аның йөрәк эшчәнлегенә дә йогынты ясый. Аритмия башлана, йөрәге аортага канны кудыра алмый башлый. Иң гади ОРВИ вакытында аның сулышы кысыла, күкрәге авырта.

Ир-атка терминаль йөрәк җитешсезлегенә китерә торган «дилатацион кардиомиопатия» диагнозын куялар. Гади генә итеп әйткәндә, аның йөрәге бик нык зурайган була, шуңа күрә канны кудыра алмый башлаган.

«Пациентыбыз шактый яшь. Кызганычка, соңгы елларда йөрәк җитешсезлеге булган яшьләр саны арта. Моңа шул исәптән коронавирус инфекциясе дә йогынты ясады», – дип сөйли кардиолог Мария Собанова.

Мария Собанова

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Искәндәр көн саен 5 төрле дару эчкән, һәм ярты ел саен Казандагы Төбәкара клиник-диагностика үзәгенә тикшеренергә килгән. Йөрәкнең канны кудыру фракциясе үзгәреп торган, ләкин даими рәвештә түбән дәрәҗәдә булган: 18 дән 30 процентка кадәр диапазонда.

Йөрәкне күчереп утырту турында төнлә хәбәр итәләр

2025 елның июнендә ир-ат кабат үпкә ялкынсынуы белән авырый һәм 7 нче шәһәр клиник хастаханәсенә эләгә. Авыру йөрәк тромблар белән тула. Үлем куркынычы бик югары була, һәм табиблар Искәндәрнең гомерен саклап калуның бердәнбер вариантын әйтә: йөрәк күчереп утырту.

«Мин Мәскәүдәге Шумаков исемендәге медицина тикшерү үзәгенә консультациягә барырга тиеш идем, ә донорны Казанның 7 нче хастаханәсендә таптылар. Төнге сәгать өчтә минем янга табиблар килеп: «Сез операциягә әзерме?» – дип сорады. Мин, әлбәттә, әзер идем, – дип сөйли Искәндәр.

Операция иртәнге сәгать 7дә башлана. Анда 30дан артык табиб катнаша. Алар арасында тәҗрибәле кардиохирург Илдар Абдульянов та була, ул моңа кадәр Төбәкара клиник-диагностика үзәгендә эшләгән һәм, 2011 елдан алып, йөрәк күчереп утырту операцияләре ясаган.

Илдар Абдульянов

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Техник яктан йөрәк трансплантациясе бик катлаулы операция булса да, 7 нче шәһәр хастаханәсендә ул яхшы узды. Операция 6 сәгатькә якын дәвам итте», – ди ул.

Хирургларга анестезиолог-реаниматологлар да ярдәм иткән. Алар ясалма кан әйләнешен тәэмин иткән.

Станислав Щербаков

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

5 нче анестезиология һәм реанимация бүлеге мөдире Станислав Щербаков әйтүенчә, операция вакытында көтелмәгән хәлләр дә килеп чыккан. Әйтик, каны бик сыеклану сәбәпле, пациентның борыныннан һәм операция ярасыннан кан киткән. Бәхеткә, белгечләр бу авырлыкларны җиңеп чыккан.

«Пациент берничә айдан гадәти тормышка кайтачак»

Табиблар операциядән соңгы чорның яхшы узуын әйтә. Пациент тиз тернәкләнгән. Моңа пациентның яшь булуы һәм табибларның профессиональлеге ярдәм иткән.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Мин үземдә чит кеше йөрәге булуын сизмим дә», – дип сөйли Искәндәр.

Хәзер ул көн саен диярлек 10-15 мең адым ясый. Ир-ат сүзләренчә, физик йөкләнешләр аңа үзенең яңа йөрәге белән «якынаерга» ярдәм итә.

«Искәндәр ай саен 7 нче хастаханәдә күзәтелергә һәм анализлар тапшырырга тиеш. Берничә айдан ул тулысынча аякка баса һәм тулы канлы тормышка кайта алачак», – ди Мария Собанова.

Роман Бугров

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Без пациентка икенче тормыш бүләк иттек, әмма гомеренең азагына кадәр ул берничә препарат кабул итәргә тиеш булачак. Организмның чит кеше йөрәген кире кагу ихтималы зур түгел, ләкин дарулар кабул итмәүчеләрдә мондый хәл була ала», – дип өстәде 7 нче хастаханәнең кардиохирургия мөдире Роман Бугров.

«Без беренче тапкыр яшәү белән үлем арасында булган яшь кешегә йөрәк трансплантациясе ясадык»

Бүген Татарстанда йөрәк күчереп утырту операцияләрен Төбәкара клиника-диагностика үзәгендә, шулай ук Чаллыдагы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә ясыйлар. Казанның 7 нче шәһәр хастаханәсе Татарстанда мондый операция ясау мөмкин булган өченче медицина учреждениесе булды.

«Без беренче тапкыр яшәү белән үлем арасында булган яшь кешегә йөрәк трансплантациясе ясадык. Бу – клиника өчен зур адым. Без моңа озак бардык, 10 ел дәвамында гади кардиология бүлегеннән «югары пилотаж»га сәләтле бүлек булдырдык», – диде 7 нче хастаханәнең баш табибы Артур Делян.

Артур Делян

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Баш табиб сүзләренчә, монда елына ким дигәндә 15 орган күчереп утыртылырга тиеш. Шулай булганда гына, табиблар тәҗрибә туплаячак, ди ул.

«Быел бездә йөрәк трансплантациясе буенча 3 операция планлаштырылган. Киләсе елга инде – 5. Без эшләнгәннәр белән генә тукталып калмаячакбыз – күләмнәрне арттырачакбыз, шулай ук бавыр һәм бөерләрне күчереп утырту өстендә эшләячәкбез. Камиллеккә чикләр юк», – дип белдерә Артур Делян.

7 нче шәһәр хастаханәсенең баш табибы Республика җитәкчелегенең ярдәмен билгеләп үтте.

Чыганак: «Татар-информ», Роман Боданов

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *