Добавить новость
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Ял иткәндә батып үлгән: Турист хатынны ире үтергән һәм бәхетсезлек очрагы дип күрсәткән

Бурятиянең Тункинск районында фаҗига булган. Аршан туристлык бистәсендә 5 сентябрьдә Мәскәүдә яшәүче 42 яшьлек хатын-кыз батып үлгән. Бу хакта «Комсомольская правда» яза.

Бергә яшәгән ире сүзләренә караганда, хатын-кыз шарлавык янында Кынгарга елгасына егылып төшкән. Бу урында агым бик көчле булган. Курыккан ире шунда ук Бурятия республика эзләү-коткару хезмәтенә мөрәҗәгать иткән. Коткаручылар төркеме бик тиз килеп җиткән.

– Тау рельефы һәм көчле агым аркасында эзләү эшләре бик авыр барды, – диләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк буенча идарәсендә. – Яр буе линиясен караганда, коткаручылар хатын-кыз мәетен таба, аны агым 2 километр ераклыкка алып киткән була.

Үлгән хатынны Кынгарга елгасы тарлавыгыннан эвакуациялиләр. Мәетне ярга чыгарып, полиция хезмәткәрләренә тапшыралар. Беренче карашка, барысы да бәхетсезлек очрагы кебек күренә. Әмма хокук саклаучылар бу версияне кире кага.

– Тикшерүченең үлем характеры буенча кайбер шикләре барлыкка килде, – диелә Россия Тикшерү комитетының Бурятия буенча Тикшерү идарәсе хәбәрендә. – Суд-медицина экспертизасы хатын-кызның имгәнү версиясен тулысынча раслый.

Тикшерү комитетында җинаять эше кузгатыла. Тикшерүчеләр хатын-кыз белән бергә ял иткән ир-аттан шикләнә. Озакламый, бу ир-ат дөресен сөйләп бирә.

Тикшерү версиясе буенча, туристлар республикага Мәскәүдән килгән. 5 сентябрьдә тау сукмаклары буйлап йөргәндә, алар арасында бәхәс чыккан. Җинаятьтә шикләнелүче ир-ат мәрхүмә хатын-кызга куллары һәм ташлар белән берничә тапкыр суккан. Аннары, җинаять эзләрен яшерер өчен, аны елгага ташлаган. Хатын-кыз каты имгәнүдән һәлак булган.

Хәзер җинаятьтә шикләнелүче ир-атка карата гаепләү белдерү һәм сак астына алу рәвешендә чик кую чарасын билгеләү мәсьәләсе хәл ителә, диелә хәбәрдә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *