Добавить новость
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Бүген «Мин яратам сине, Татарстан» телемарафоны 14 сәгать дәвам итәчәк

Бүген, Бердәм тавыш бирү көнендә, «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында 14 сәгатьлек «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафоны бара. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Телемарафон Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге ТР Дәүләт камера хоры башкаруында «Мин яратам сине, Татарстан» җыры белән башланып китте. Чара 8 сәгатьтән 22 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

Марафонны Ассоль Мөхәммәтҗанова һәм Иван Остроумов, Светлана Звонарева һәм Илдар Кыямов алып бара.

«Бүген безнең телеканалда иң мөһим вакыйгалар турында сөйләнәчәк, безнең белән булуыгыз гына сорала. Ел дәвамында республикабызда булган вакыйгаларга күзәтүләр ясарбыз, төрле кунакларны бергә каршыларбыз», – диде Илдар Кыямов.

Көн дәвамында ТНВ студиясендә 150гә якын кунак – сәясәт белгечләре, күзәтүчеләр, экспертлар катнашуы көтелә. Эфирда сайлау участокларыннан репортажлар, катнашучылар турында мәгълүматлар һәм тавыш бирүнең беренчел нәтиҗәләре белән «Яңалыклар»ның махсус чыгарылышлары булачак.

«Болгар радиосы» радиостанциясеннән, махсус хәрби операция уздыру зоналарыннан, Мәскәүдән һәм республика районнарыннан, шулай ук «Казан» гаилә үзәге янындагы концерттан турыдан-туры тапшырулар планлаштырылган.

Студия кунаклары арасында Зәйнәб Фәрхетдинова, Рөстәм Асаев, Артур һәм Эльза Исламовлар, татар эстрадасы йолдызлары, «Курше фест» конкурсында җиңүчеләр, «ШАЯН ТВ» телеканалының яшь талантлары, хезмәт династияләре вәкилләре, галимнәр һәм мәктәп укучылары коллективлары бар.

Моннан тыш, туры эфирда «Татарстан Алга» фотоконкурсында җиңүчеләр аталачак. Катнашучылар 11 iPhone 16 смартфонын һәм ике Sollers ST8 автомобилен ота алачак.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *