Добавить новость
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Зәмирә Рәҗәпова ире белән икесе арасындагы чын мәхәббәткә шикләнүчеләргә җавап биргән

Танылган телетапшырулар алып баручы Зәмирә Рәҗәпова-Куприянова комментарий язучыларга җавап биргән.

«Куприяновка, ирләр күрмәгәндәй, мунча себеркесе яфрагы сыман ябышкан. Үзе карт булгач, яшьләргә карар дип курка микәнни?», «Әмма Максимның реакциясе – нуль», – дип комментарий калдырганнар икесе талгын көйгә биегән видеога.

«Кызлар, нинди курку ул сездә?! Мондый уйлар белән яшәргә ярамый. Ник ул мине ташларга тиеш? Мин – әйберме? Ул – минем тормышым һәм балалары тормышы өчен җаваплы кеше. Ул – башсыз, күңел ачып йөрүче, «бер җире» белән генә уйлаучы кеше түгел!

Шуны аңлагыз: матурлык, яшьлек, акча өчен генә яратмыйлар… Әгәр сез шуның өчен ярата дип уйлыйсыз икән, мин сезне кызганам. Әмма чын мәхәббәт ул – башка! Әгәр нәрсә өчендер яраталар икән, бу – мәхәббәт түгел, ә «расчет».

Ул мине элеккеге иремнән калган бурычлар белән хатын итеп алды. Ул аның бар бурычларын түләп бетерде. Бурычлар өчен минем машинамны алганнар иде, аны кайтарды.

Ул мине нинди генә халәттә һәм кыяфәттә күрмәде. 85 кг да булдым, бала тапканнан соң корсагым да калды, башымда «карга оясы»н да күрде, чөнки кесарев кисеме белән бала тапканнан соң юа алмадым, ярты битемә чыккан герпес белән дә күрде, ул вакытта мин көзгегә карарга курка идем, ә ул мине кочаклады һәм үпте!

Ул мине беркайчан да «бала тапканнан соң корсагың зур» яки «имезгәннән соң күкрәкләрең асылынган» дип гаепләмәде, киресенчә, һәрвакыт мине мактап торды.

Сәламәтлегемне тикшерүләрдән соң нәтиҗәләрне миңа караганда да борчылып көтә. Күптән түгел, УЗИ ясатканнан соң, калкансыман биздә төер булуы ачыкланды. Ул төне буе борчылып чыкты, мин аның кочаклавыннан яки өстемә юрган ябуыннан 5 тапкыр уяндым.

Дөресен әйткәндә, мин аңа мунча себеркесе яфрагы кебек ябыштым, чөнки аңа шулай ошый. Ышанмассыз, без өйдә дә шулай. Менә 15 ел инде.

Мине югалтудан ул курыксын, 2 кечкенә бала белән ул кемгә кирәк», – дип, ир белән хатын мәхәббәтен исбатларга тырышкан ул.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *