Добавить новость
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Яңа туган баланың чәчен кайчан алырга кирәк?

Бала тугач 7 нче көнгә чәчен алу сөннәт гамәл булып тора. Бу турыда «Хозур дин турында» телеграм-каналында язалар.

Шулай ук Расүлебез шушы чәч авырлыгында көмеш һәм алтынны садака итеп мохтаҗларга таратырга кушкан.

Билгеле булганча, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм оныгы Хөсәен дөньяга килгәч, кызы Фатыйма радыяллаһу ганһәгә баласының чәчен алырга һәм алтын белән көмештән садака таратырга әйткән.

Тагын бер кызыклы фактка игътибар итик: яңа туган баланың чәчен 7 нче көнне алу һәм садака тарату баланың акыллы һәм зирәк булуына илтә.

Бер кызыклы вакыйганы тәкъдим итәбез.

«Әлеге хәл Германиядә булган. Мөселман гаиләсендә бала туа, һәм алар, сөннәт буенча эш итеп, аның чәчен 7 нче көнгә алалар да садака тараталар. Берничә көннән соң баланы күрсәтер өчен табибка килгәч, ул гаҗәпсенеп:

«Баланың чәчен сез алдыгызмы, яки ул шундый булып тудымы?» – дип сорый.

Әни кеше: «Без алдык», – дип җавап бирә.

Шунда табиб, гаҗәпләнүенең сәбәбен аңлатып: «50 көн элек безнең галимнәр бала туганнан соң 40 көн дәвамындагы вакытта аның чәчен алсаң, бу баланың күзләре яхшы күрәчәк, чәчләре нык булачак һәм акыллы булачак һәм моның тагын бик күп файдалары бар, дип нәтиҗә чыгардылар. Бу гамәл 7 нче көнне башкарылса, әлеге сыйфатлар тагы да яхшырак булачак. Шуның өчен мин гаҗәпкә калдым, чөнки бу ачыш 50 көн элек кенә ясалды. Сез бу хакта каян белдегез?» – дип сорый.

Баланың әнисе: «Без моны Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнән белдек», – дип җавап бирә.

Табиб аңлап бетермичә, Расүлебезне исән кеше дип уйлап: «Ничек тиз килеп җиткән мәгълүмат сезнең пәйгамбәрегезгә», – ди.⠀

Моңа җавап итеп, әни кеше: «Ул 1400 ел элек яшәде һәм күптәннән фани дөньядан китте», – дип әйтә.

Табиб бик нык гаҗәпкә кала».

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *