Добавить новость
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Чулпан Йосыпова яман шеш белән авыручы бертуган сеңлесе турында сөйләде

Татарстанның атказанган җырчысы Чулпан Йосыпова «ТНВ» телеканалында кунак булган. Анда ул «Сөйләшергә вакыт» тапшыруының алып баручы Лилия Кадыйрованың сорауларына җавап бирде.

Сынаулар синең тормышыңда шактый булды. Күптән түгел сеңлең белән бәйле сереңне ачтың бит инде. Аның онкология белән интегүе турында сөйләдең, дәвалануга ярдәм сорадың. Ул хәзер үзен ничек хис итә?

– Шулай ук бирешмибез. Начар, дип әйтмибез. Бүгенге көндә 13 нче курс химияне алабыз. Бик ябыкты. Әмма без барысы да яхшы булачагына ышанабыз.

Өмет яшәтә. Аллаһ боерса, барысы да яхшы булыр. Бүген, чынлыкта, бик күп хатын-кызлар бу чирдән интегә. Менә ничек билгеле булды? Кемдер өчен, бәлки, гыйбрәт булыр, табибка вакытында мөрәҗәгать итәргә этәрер бу очрак.

– Аңа 19 яшь иде. Мин Истанбулдан кайттым, мине аэропортта беркем каршы алмады. Мин барысына да шалтырата башладым, телефон алучы юк. Аннары әни, телефоннан сөйләшкәндә, кычкырып еларга тотынды. «Энҗегә начар булып китте», – ди. Өйдә өянәге булган. Аның бит инде баш миендә. Аңа инсульт булган, дип уйлаганнар. Хастаханәгә баргач кына шушы чир булуы ачыкланган. Һәм аңа, 3-4 ай гомере калган, дигәннәр.

Бу хәлләрдән соң шактый еллар үтте, дип беләм…

– 7 ел узды. Без тиз арада булган әйберләрне саттык, аңа Мәскәүдә операция ясаттык. Монда калган җирен лазер белән дәваладык. Ул берничә ел үзен яхшы хис итте. Чир үзен әллә ни сиздермәде. Менә чир кабат кайтканга ярты елдан артыграк вакыт узды.

Көчле хатын-кыз чирне 7 ел элек җиңгән бит. Ныклы хатын-кыз булып җиңәргә насыйп булсын! Сезнең гаиләдә ныклы йодрык булып көрәшүегез алда да аңа ярдәм итсен.

  • Чулпан Йосыпова сеңлесенә ярдәм җыя: «Инде 5 ел шушы чир белән көрәшәбез...»
  • Чулпан Йосыпованың сеңлесе яман шеш белән көрәшә: «Сәламәтләнер дип өметләнәбез»

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *