Добавить новость
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Күршеләр асрый торган бүре кунак малайны талаган: «Канга баткан, бөтен тәнен тешләгән»

16 сентябрьдә Ростов өлкәсенең Гуков шәһәрендә мәктәптә укучы балалар сыйныфташ кызга кунакка барган. Бу кызның өендә вольерда бүре асраганнар. Кыз вольерны ачкан, җәнлек 8 яшьлек малайга ташланган һәм тешләгән. Баланы хастаханәгә алып киткәннәр. Бу турыда «Рен-ТВ»га баланың әнисе һәм малай үзе сөйләгән.

«Күршеләрнең вольеры бар иде. Вольерда бүре яши. Кыз аны ачкан. Аннары ул безнең янга йөгереп килде дә, барыгыз, бүрене карагыз, диде. Мин шунда чаптым. Бүре янына килдем, ул мине исни башлады һәм башта арт ягымны тешләп алды, аннары башка җирләремне тешли башлады», – дип сөйләгән малай.

Баланың әнисе Анна бу вакытта өйдә булган. Урамда ниндидер тавышлар ишетеп, өйдән йөгереп чыккач, ул канга баткан улын күргән.

«Ул вакытта өйдә идем. Ишегалды артында ниндидер шау-шу ишеттем, урамга йөгереп чыктым. Балаларны күрдем. Алар, бүре чыкты, диделәр. Балалар бөтенесе шунда, минем бала юк. Вольерны ачкан кыз аны бүре тешләгәнен әйтте. Күршеләрнең ишегалдына чаптым. Мине анда кертмәскә тырыштылар, чөнки ишегалдында бүре йөри иде. Улымны дәшеп кычкыра башлагач, ул, канга батып, бөтен тәне тешләнеп беткән хәлдә килеп чыкты. Мин аны күтәреп алдым да өйгә чаптым. «Ашыгыч ярдәм» чакырдык», – дип сөйләгән малайның әнисе.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *