Добавить новость
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Коммуналь хезмәтләр өчен түләүнең соңгы чиге айның 15 нче көненә күчерелә

Торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләүнең соңгы срогы һәр айның 15 нче көненә күчерелә, тиешле үзгәреш 2026 елның 1 мартыннан үз көченә керә. Бу хакта ТАСС агентлыгына Дәүләт Думасының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе урынбасары Сергей Колунов («Бердәм Россия») сөйләгән.

«Торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләүнең соңгы срогы 2026 елның 1 мартыннан 5 көнгә алга күчерелә – 10сыннан 15енә», – ди депутат. Аның сүзләренчә, яңалыкның максаты бер – гражданнарга уңайлылык тудыру, чөнки кешеләр хезмәт хакын төрле көннәрдә ала.

«Сер түгел, күпләргә хезмәт хаклары 1 нче, 5 нче яки 10 нчы числоларда килми. Күп кеше 12 нче, 15 нче көннәрдә ала, ә торак-коммуналь хезмәтләр өчен хезмәт хакын алуга ук түләү уңайлырак. Түләүнең соңгы срогын күчерү гражданнарга түләүләрне вакытында башкарырга һәм пеня түләүдән качарга мөмкинлек бирәчәк», – ди парламентарий.

Үзгәрешләр үз көченә кергәннән соң, идарәче компанияләр торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүнең башка вакытын билгели алмаячак, диелә хәбәрдә.

Моннан тыш, парламентарий билгеләп үткәнчә, 2025 елда кабул ителгән закон нигезендә, идарәче компанияләрнең һәм ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларның түләү квитанцияләрен бирү сроклары да күчерелә.

«Дата һәр айның 1 нче көненнән 5 нче көненә күчерелә. Бу – ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларга һәм идарәче компанияләргә исәпләүләрне дөрес башкару һәм төгәлсезлекләрне булдырмау өчен өстәмә вакыт бирәчәк», – ди Колунов.

Торак-коммуналь хуҗалык өчен түләү берничә бүлектән тора: коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр, бинаны карап тоту өчен түләүләр һәм башка хезмәтләр. Коммуналь хезмәтләргә кайнар һәм салкын су, җылыту, су үткәрү һәм чүп-чар чыгару керә. Ә капиталь ремонтка һәм гомумйорт ихтыяҗларына чыгымнар бинаны карап тоту өчен түләүләрдә урын ала. Торакның дәрәҗәсенә карап подъездларда консьержлар, домофоннар, сак, видеокүзәтү башка хезмәтләргә карый, диелә хәбәрдә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *