Добавить новость
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Җырчы Чулпан Йосыпова: «Гаилә темасы минем өчен бик авыр»

«ТНВ» телеканалында «Сөйләшергә вакыт» тапшыруында Татарстанның атказанган артисты Чулпан Йосыпова Лилия Кадыйрованың сорауларына җавап бирде.

Сез тормыш иптәшегез белән бергә эшли идегез. Ул синең концерт директорың иде. Хәзер хәлләр үзгәрдеме?

– Хәлләр үзгәрде. Чөнки 24 сәгать минем белән бергә булу авыр икән. Мин аны болай да белә идем инде. Мин – үзенчәлекле кеше. Иҗатка башым белән кереп китәм. Эштә мин бер төрле, өйдә, хатын буларак, бөтенләй икенче кеше. Без бик каты талашкан вакытлар да булды. Шуңа утырып сөйләштек. Әйдә, син үз юлың белән бар, мин үз юлым белән барыйм, дидем. Алайса гаилә таркалырга мөмкин. Мин аны аңлыйм, ул – концерт директоры, минем ирем буларак, үзен миннән өстәрәк хис итә. Ә мин аны акрын гына төшереп куйган вакытлар да булды. Барыбер концертлар мин теләгәнчә булырга тиеш, дип уйлыйм.

Мөнәсәбәтләрдә үпкә калмыймы соң? Барыбер бергә эшләгән кешеләр бит.

– Була, нишләп булмасын. Тормыш шундый әйбер – берничә аенда рәхәт, матур, аннары тормыш мәшәкатьләре башлана. Була төрле чаклар. Мин гел юлда, берничә көнгә, берничә атнага киткән вакытлар була. Әмма тырышабыз инде. Мин аңа кияүгә чыкканда «сәхнәдән китмим, әгәр риза буласың икән, мин дә риза» дигән идем.

Компромисс табу кыенмыни? Хәзерге заманда һәр хатын-кызның үз урынын табасы килә. «Читлеккә япсаң», үзен бәхетсез дә тоярга мөмкин.

– Гомумән, гаилә темасы минем өчен бик авыр. Чөнки беренче гаилә белән дә авыр булды, монысы белән дә җиңел дип әйтә алмыйм. Мин иҗат өчен җаным-тәнемне бирергә әзер. Балаларны сирәк күрәм, шуңа үземне гаепле хис итәм. Әмма хәзер гаепләмәскә тырышам. Чөнки һәр кешенең үз язмышы – кемдер яхшы әни, кемдер яхшы җырчы. Мин, алар янәшәсендә булганда, бар мәхәббәтемне бирергә тырышам.

Барысы да алар өчен эшләнә бит. Әни бәхетле булса, балалар да бәхетле.

– Менә иң матур сүзләр – әни бәхетле булса, балалар да бәхетле. Минем тормыш иптәшем белән 16 ел аерма. Ул – «почти» 50 яшькә җитеп килүче бабай. Аның тормышка карашы, балаларны тәрбияләүгә карашы башкача. Ә миңа калса, балаларны яратырга гына кирәк.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *