Добавить новость
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Картадан картага акча күчерү кайсы очракта шикле дип санала?

Кайбер очракларда, Россия законнарына каршы килсә, картадан картага акча банкта шик уята ала. Мондый очраклар төрле була ала. Бу турыда https://russian.rt басмасына адвокат Денис Талызин сөйләгән.

«Россиядә суд карары буенча экстремист дип танылган, Россия территориясендә бетерелгән һәм тыелган иҗтимагый, дини һәм башка төрле оешмаларның рәсми исемлеге бар. Шулай ук судлар тарафыннан террористик дип табылган федераль исемлек бар (шул исәптән чит ил һәм халыкара оешмалар). Әлеге оешмаларны яки аларның әгъзаларын финанслаган өчен җинаять җаваплылыгы каралган», – дип искәртте ул.

Адвокат сүзләренчә, әлеге оешмаларга һәм аларның әгъзаларына юнәлтелгән теләсә нинди акча күчерү банклар тарафыннан контрольдә тотыла.

«2025 елның җәендә закон чыгару органнары дропперлар өчен җәзаны кырыслатты (Россия ҖКның 187 нче маддәсенә – «Түләү чаралары әйләнешен канунсыз гамәлгә ашыру» – үзгәрешләр кертелде). Дропперлар – үз банк картасын җинаятьчеләргә бирүчеләр. Хәзер инде банк картасына керү мөмкинлеген башка кешегә канунсыз операцияләр ясау өчен тапшыру җинаять җаваплылыгына китерә», – дип аңлатты ул.

Шулай ук, адвокат әйтүенчә, башка кеше кушуы буенча яки аның файдасы өчен банк картасын кулланып канунсыз акча күчерү операцияләре башкару да җинаять булып санала.

Эксперт искәртте: Россия Банкының «Җинаять юлы белән алынган керемнәрне легальләштерүгә һәм терроризмны финанслауга каршы тору турында» тәкъдимнәре дә банклар эшчәнлегендә мөһим роль уйный.

«Гражданнарның банк карталары буенча түләү операцияләрен чикләү сәбәпләре, мәсәлән, банк «мошенниклык гамәлләре башкарыла» дип шикләнгәндә булырга мөмкин. Яки операцияләрнең ахыргы максаты җинаять юлы белән алынган акчаларны легальләштерү яисә терроризмны финанслау булырга мөмкин дип уйлаганда. Мондый очракта карта блоклана, ә түләү операцияләре барлык хәлләр ачыкланганчы туктатыла», – дип нәтиҗә ясады Талызин.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *