Татарстанда кайсы очракларда ОСАГО кирәкми?
ОСАГО полисы машина йөртүчеләр өчен мәҗбүри документ булып санала. Әмма кайбер очракларда аны теркәмәскә дә була. Бу хакта «Татар-информ» яза.
Әгәр транспорт чарасының тизлеге сәгатенә 20 километрдан да артык булмаса, ЮХИДИда теркәү таләп ителгән транспорт чаралары исемлегенә кермәсә, Россия Кораллы көчләренеке булса, халыкара системаларда теркәлгән чит ил автомобиле булса, җиңел прицепларга караса, классик тәгәрмәчле булмаса ОСАГО кирәкми.