«Образ җырга туры килми»: Ришат Фазлыйәхмәтовны тәнкыйтьләгәннәр
Җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов социаль челтәрдәге сәхифәсендә «Исертәсең» дип аталган яңа җырын тәкъдим итте. Җыр Фәнәвис Давлетбаев сүзләренә, Гайфулла Абзалов музыкасына һәм Динар Кәлимуллин аранжировкасына эшләнелгән.
Ришат җыр белән кыска гына видео урнаштырган. Анда ул башына папаха киеп җырлый һәм бии. Янында 2 егет лезгинка бии.
Фото: © Видеодан скрин ясалды
Җыр видеоны караучыларның күбесенә ошаган. Алар видео астында «Матур җырлыйсыз һәм биисез!», «Молодец», – дигән комментарийлар калдырганнар. Шулай да араларында җырчының образына сәерсенеп караучылары да булган. «Җыр матур, ә биюләре нәрсәгә иде?», «Җыры бик матур, бу бүрек картайта, салып ат», «Образ җырга туры килми, сакал җитми», – дип яза алар.