«Иртәнге сигездә очарга тиеш идек» – Ришат Төхвәтуллин Казанга кайта алмый утыра
Татарстанның халык җырчысы Ришат Төхвәтуллин, Казанга кайта алмыйча, Мәскәү аэропортында утыруын хәбәр итә. Җырчы кичә башкалада 700 кешелек туйда чыгыш ясаган.
«Дуслар, план – ковер. Без Мәскәүдә, аэропортта. Әлегә рейсларның кайчан ачылачагы билгеле түгел», – ди ул.
Бераздан җырчы сторисларында рейсының 15.00 сәгатькә күчүен сөйләде. «Әлеге вакытта һаман көтәбез. рейсларны тагын күчерделәр. Иртәнге 8дә очарга тиеш идек. Башта көндезге 12.00 сәгатькә, аннан 15.00гә күчерделәр. Кайбер рейслар иртәгәгә күчте, әле безнең бәхет бар икән», – ди артист.
Ришат аэропортта да вакытын бушка уздырмый, җырларын эшкәртү белән мәшгуль.