12 декабрьгә һава торышы
12 декабрьдә Татарстанда болытлы һава торышы була. Кар явачак, урыны белән җепшек кар ява. Кайбер районнарда буран, бозлавык була. Көньяктан, көньяк-көнбатыштан 6-11 метр тизлектә, урыны белән 15-17 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы -2..-7˚, көндез +1..-4˚ градус. Юлларда бозлавык.