Добавить новость
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Эш атнасы озынлыгын 30 сәгатьтән арттырмаска тәкъдим иттеләр

КПРФ фракциясеннән депутатлар Дәүләт Думасына эш вакытын көненә 6 сәгатькә кадәр киметергә тәкъдим иткән закон проектын кертте. Үзгәрешләр РФ Хезмәт кодексына кагыла. Закон проекты турында РИА Новости яза.

«Федераль закон проектын әзерләүнең максаты – нормаль эш атнасы озынлыгын 30 сәгатьтән арттырмау (5 көнлек эш атнасы шартларында көненә 6 сәгатьтән артмый торган эш вакыты билгеләү)», – диелә проектның аңлатма язмасында.

Документ аерым категория хезмәткәрләр өчен эш вакытының пропорциональ рәвештә киметелүен дә күздә тота: 16 яшькә кадәргеләр, 16дан 18 яшькә кадәргеләр, I һәм II төркем инвалидлар, авыл җирендә эшләүче хатын-кызлар, педагогик хезмәткәрләр, шулай ук хезмәт шартлары зыянлы яки куркыныч булган эш урыннарында эшләүчеләр өчен. Алар өчен эш вакыты атнасына 24 сәгатьтән артмаска тиеш.

Аңлатма язмасында билгеләнгәнчә, закон проектын кабул итү хезмәт җитештерүчәнлеген арттырырга, халыкның яшәү дәрәҗәсен күтәрергә, хезмәткәрләрдә стрессны киметергә, авырулар санын һәм больничныйларны азайтырга ярдәм итәчәк. Шулай ук хезмәткәрләргә өстәмә һөнәри белем алырга мөмкинлек бирәчәк һәм аларның керемнәрен күтәрәчәк.

Инициаторлар фикеренчә, кыскартылган эш вакыты гражданнарга гаиләсе белән күбрәк вакыт уздырырга мөмкинлек бирәчәк, бу – демографик хәлгә дә уңай йогынты ясаячак, диелә хәбәрдә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *