Бер төнәткән чәйне ничә тапкыр эчәргә ярый?
Чәйне бер тапкыр ясап эчкәннән соң, калганын иртәгәгә кадәр калдыру зыянлы булуы ихтимал. Гастроэнтеролог Инна Мазько аңлатканча, берничә сәгать узгач ук, эчемлектә процесслар башлана, алар чәйне файдалы түгел, ә бәлки зарарлы итә башлый. Бу турыда «АиФ» яза.
Нигә чәйне озакка калдырырга ярамый?
Озак вакыт төнәткән очракта, бигрәк тә берничә сәгатьтән дә озаграк торганда, чәй төнәтмәсендә микроблар актив үрчи башлый. Эчемлек бактерияләр һәм гөмбәчекләр (плесень) өчен идеаль мохиткә әйләнә. Мондый «коктейль» эчү агулануга яки ашкайнату трактының ялкынсынуына китерергә мөмкин. Әгәр чәйгә шикәр, киптерелгән җимешләр, җиләк-җимеш яки сөт өстәлгән булса — куркыныч тагын да югарырак.
Искергән чәйдә куркыныч матдәләр барлыкка киләме?
Галимнәр ачыклаганча, озак төнәткән очракта (аеруча яшел чәй һәм улун) эчемлектә кургаш концентрациясе сизелерлек арта. Бу авыр металл организмда җыелып бара һәм бавыр белән сөяк тукымаларын зарарлый. Аеруча балалар өчен куркыныч — аларның нерв системасы хәтта бик аз дозаларга да сизгер.
Моннан тыш, чәйдә барлыкка килгән күгәрек гөмбәчеге афлатоксин дип аталган агулы матдә бүлеп чыгара ала — ул организмга даими кергән очракта, бавырда онкология авырулары куркынычын арттыра.
Чәй ничә сәгатьтән соң куркынычка әйләнә?
Иң яхшысы — чәйне пешергәч 30-60 минут эчендә эчеп бетерү. Бу вакытта ул иң тәмле һәм иң файдалы була.
Әгәр чәй калса, бүлмә температурасында аны 8 сәгатьтән дә күбрәк сакларга ярамый, һәм бу — тик чиста чәй булганда гына. Җылы бүлмәдә микроблар берничә сәгатьтән үк үрчи башлый, ә күгәрек гөмбәчеге тәүлек эчендә үк барлыкка килергә мөмкин.
Төрле чәйләрне күпме саклап була?
Кара чәй һәм өстәмәләре булган чәйне шунда ук эчәргә кирәк. Кайнар суны икенче тапкыр өстәү мәгънәсез — тәме дә, файдасы да юк.
Яшел чәй һәм улун — берничә тапкыр рәттән төнәтергә мөмкин (улунны — хәтта 10 тапкыр), ләкин озын тәнәфесләрсез. Һәр төнәтү яңа тәм ача.
Ә менә юеш яфракларны берничә сәгатькә калдырырга ярамый — чәй бозыла, диелә бу хәбәрдә.