Пластик хирургия клиникасында операция ясаткан хатын-кыз үлгән
Мәскәүдәге шәхси клиникада пациент үлеменнән соң җинаять эше кузгатылган. Вакыйга РФ Җинаять кодексының «һөнәри бурычларын тиешенчә үтәмәү сәбәпле, саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча квалификацияләнгән. Бу хакта башкаланың Тикшерү комитеты баш идарәсенең матбугат хезмәте телеграм-каналында хәбәр ителә, дип яза «Вести.ру».
«Хезмәт күрсәтү һәм медицина документлары алынды, берничә суд, шул исәптән медицина экспертизасы билгеләнде», – диелә хәбәрдә.
Фаҗига Мәскәү үзәгендәге шәхси пластик хирургия клиникасында булган. 7 декабрьдә анда операциядән соң хатын-кыз үлгән, диелә хәбәрдә.