Добавить новость
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Фәрит Мөхәммәтшин Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлады

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Федерациясе Конституциясе көне уңаеннан котлады. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне чын күңелдән Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлыйм.

1993 елның 12 декабре Ватан тарихында аерым урын алып тора. Борылыш чорында кабул ителгән Төп закон Россия дәүләтенең ныклы нигезе, аның тотрыклылыгы, суверенитеты һәм үсеше өчен таяныч булды. Законның өстенлеге, кеше һәм гражданның хокукларын һәм ирекләрен гарантияләү, хакимият тармакларын бүлү кебек сәяси-хокукый принциплар беркетелде. Биш ел элек яңартылган Конституциядә күпмилләтле халкыбызның бай мәдәнияте, традицион рухи һәм гаилә кыйммәтләре тагын да ныграк якланды. Гомумдәүләт һәм төбәк мәнфәгатьләре белән бергә дөньякүләм мәйданда җаваплы сәясәтне нәтиҗәле алып баручы көчле һәм бәйсез ил булуга юнәлеш алынды.

Федераль Конституция, иң югары юридик көчкә ия булып, бердәм Россиядә Татарстанның кабатланмас тарихи-мәдәни мирасын саклау, аның социаль-икътисадый куәтен тормышка ашыру өчен ышанычлы хокукый нигез тәэмин итә. Республика халкы актив граждан позициясе һәм тырыш хезмәте белән Төп законның нормаларына тугры булуын һәрвакыт дәлилләп килә, илнең үсешенә саллы өлеш кертә.

Хәзерге вазгыятьтәге зур сынаулар чоры Конституция нигезләренең камиллеген һәм ныклыгын тагын бер тапкыр дәлилли. Бүген алар җәмгыятьне берләштерү, ил мәнфәгатьләрен яклау һәм ныклы адымнар белән алга, безнең уртак Җиңүебезгә бару өчен нигез булып тора.

Хөрмәтле ватандашлар!

Шушы бәйрәм көнендә Россия Федерациясенең көче аның бердәм һәм күптөрле булуында, закон һәм традицияләрне ихтирам итүдә икәнен яңадан билгеләп үтәм. Бу өстенлекләрне көндәлек тырышып үстерү киләчәктә дә уңышларга ирешергә ярдәм итәр. Сезгә сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек телим. Россия Конституциясе алга таба да бөек Ватаныбыз хакына безнең уртак казанышларыбызның какшамас нигезе булып калсын!» – диелә котлауда.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *