Буыннар өчен: кимерчәкне ныгыта торган 7 ризык, җимерә торган 5 ризык
Кимерчәкләрне ныгытучы 7 ризык һәм аны җимерүче 5 ризык турында «АиФ» сайтында язалар.
Без көн саен кимендә 3 мәртәбә табын янына утырабыз, төрле ризыклар пешерәбез, ләкин күп вакытта ризык – энергия чыганагы гына түгел, ә бөтен организм сәламәтлегенә тәэсир итүче мөһим фактор икәнен уйлап карамыйбыз. Ә буыннар сәламәтлеге турында, гадәттә, алар сызлый башлагач кына искә төшә. Чынлыкта исә дөрес туклану аша без кимерчәк тукымасын да саклый алабыз, аны юкка да чыгара алабыз.
Павел Семиченков, югары категорияле табиб, ортопед-травматолог aif.ru сайтына кимерчәк тукымасын ныгытучы һәм җимерүче продуктлар, шулай ук дөрес рацион төзү турында сөйләгән.
Буыннарны ныгытучы ризыклар
Буыннар сәламәтлеге өчен рационда төрле төркем продуктлардан килүче файдалы матдәләр кирәк. Аларның организмга тәэсир итү механизмы төрлечә булырга мөмкин.
Менә төп төркемнәр:
Омега-3 май кислоталары чыганаклары – көчле ялкынсынуга каршы тәэсиргә ия: майлы балык төрләре — лосось, форель, скумбрия, сельдь, семга, горбуша. Шулай ук балык мае нигезендә азык өстәмәләре.
Аксым чыганаклары — кимерчәк һәм сөяк тукымасының төп «төзелеш материалы», шулай ук тимер һәм фосфор чыганагы: майсыз ит (сыер ите, ат ите, күркә, тавык), кузаклылар (фасоль, борчак, ясмык).
Кальцийга бай продуктлар – ул сөякләр һәм сеңерләр ныклыгы өчен кирәк: эремчек, сыр, сөт, эчемлек-сөт ризыклары (ряженка, варенец, кефир, йогырт).
Коллаген, хондроитин, глюкозамин чыганаклары – алар буын өслекләрен торгызуда катнаша: желатин, җиләкле желе, холодец, сөяк шулпасы, балык кимерчәкләре.
Җиләк-җимешләр (кара карлыган, крыжовник, чия, кура җиләге, лимон, әфлисун, мандарин, алма, груша, киви): клетчатка һәм коллаген синтезы өчен кирәкле С витаминына бай, ул кимерчәкнең эластиклыгын тәэмин итә.
Яшелчәләр (төрле кәбестә төрләре, чөгендер, кыяр, кишер, ташкабак, борыч, кабак, помидор, баклажан, патиссон): клетчатка, витаминнар, минераллар, антиоксидантлар, фитоэстрогеннар чыганагы.
Яшел чәй — антиоксидант һәм ялкынсынуга каршы тәэсиргә ия.
Бу продуктларны даими куллану кимерчәк тукымасының структурасын яхшырта, сөякләрне ныгыта, буын сыекчасының сыйфатын күтәрә.
Буыннарны җимерүче ризыклар
Продуктларның составы гына түгел, ә аларны әзерләү ысулы да әһәмиятле.
Тоз. Артык тоз ялкынсынуны көчәйтә һәм буыннардагы су-тоз балансын бозарга мөмкин.
Шикәр һәм татлы ризыклар. Ялкынсынуны арттыра, артык авырлыкка китерә — ә өстәмә авырлык буыннарга көчле басым ясый.
Трансмайлар һәм кыздырылган ризыклар. Кыздырылган, какланган, фастфуд — болар барысы да кимерчәккә тискәре йогынты ясый һәм ялкынсынуны көчәйтә.
Эшкәртелгән ризыклар. Ярымфабрикатлар, колбасалар, тоз һәм өстәмәләргә бай соуслар буыннар өчен зарарлы.
Газлы эчемлекләр, лимонадлар. Күп күләмдә шикәр, консервантлар, фосфор кислотасы керә — алар кальций үзләштерүне киметә.
Даими рәвештә дөрес туклану буыннар һәм сөяк тукымасының хәле өчен бик зур әһәмияткә ия. Физик активлык белән берлектә дөрес рацион буын сыекчасы, кимерчәк һәм сөяк тукымасының торышын яхшыртуга ярдәм итә, диелә хәбәрдә.