Күп балалы гаиләләргә ягулык өчен ташлама кертергә мөмкиннәр
Хөкүмәттә күп балалы гаиләләр өчен махсус ягулык карталары кертү мөмкинлеге карала. Бу инициатива Россия Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил мөрәҗәгатеннән соң җибәрелде, ә тиешле күрсәтмәне вице-премьер Александр Новак бирде, дип яза «Челнинские известия» газетасы.
Шулай да, нефть компанияләре белдергәнчә, бөтен кулланучылар өчен, шул исәптән күп балалы гаиләләр өчен, тигез шартларда лояльлек программалары эшли инде. Шул ук вакытта алар, аерым программа кертелсә, өстәмә чыгымнар барлыкка киләчәгенә борчыла. Компанияләр белдергән төп авырлыклар: күп балалы гаиләләр белән эшләү өчен аерым персонал алу, агымдагы бюджетны кабат карау һәм төзәтү, ташламалар бирү өчен финанс чыгымнары һәм аларны каплауның төгәл чыганагы булмау.
Әлеге мәсьәлә – Энергетика министрлыгы, Хезмәт министрлыгы һәм ягулык базары вәкилләре катнашында ведомствоара фикер алышу стадиясендә. Хезмәт министрлыгы мәгълүматлары буенча, Россиядә 2,86 млн күп балалы гаилә исәпләнә.