Добавить новость
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Ufa.Tatar» форумы яшьләрне җыйды: Бүгенге һәм киләчәк, татарча стэндап, «бәлеш пати»

Башкортстан Республикасына барырга күптән хыялланып йөри идем. «Татар-информ» белән хыяллар чынга аша, диясем килә. Бөтендөнья татар конгрессы һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы белән бергәләп, Уфага юл тоттык. 9 сәгатькә якын юлда бардык. Ярый әле автобусыбыз уңайлы, зур иде, әле, өстәвенә, юлдашлар да шәп бит!

Уфа вакыты белән 07.00 сәгать тулып киткән иде, ә без инде кунакханәгә урнаша тордык. Аннары, бергәләшеп, кичке ашка бардык. Зурладылар, сыйладылар, рәхмәт.

«UFA TATAR 2025» × «Акыл фабрикасы» форумы 13 декабрьдә «Артерия» үзәгендә булды. Мәйданчык татар яшьләрен, блогерларны, иҗади һөнәр вәкилләрен һәм экспертларны берләштерде.

Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова

«Уфаны – татарсыз, татарны Уфасыз күз алдына китереп булмый»

Катнашучыларны Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин сәламләде.

«Ufa. Tatar» форумы өченче тапкыр үткәрелә. Без, шаярып кына: «Уфаны – татарсыз, татарны Уфасыз күз алдына китереп булмый», – дип әйткән идек. Шушы сүзләребез чынга ашып торсын. Матур-матур чыгышлар булыр. Һәммәгезгә дә яхшы кәеф телим», – диде ул.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов форум турында үз фикерләрен әйтте.

«Монда булуыма шатмын. Башкортстан яшьләре белән өченче тапкыр шушы форумны үткәрәбез. Бу – матур традициябезгә әйләнде. Быел Казаннан яңа спикерлар алып килдек. Файдалы, яңа идеяләргә, проектларга бай форум булыр, дип ышанып калам», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова

Махсус проектлар белән эшләү комитеты җитәкчесе Алмаз Хәлиуллин «Ufa. Tatar» форумының заманча булуын билгеләп үтте.

«Әлеге форумның форматы бик үзенчәлекле һәм заманча. Ул чыннан да замана таләпләренә туры килә. Спикерларга кушылып, әңгәмә корырсыз, дигән өметтә калабыз. Киләчәктә дә Уфада форумнар булып торсын, ул башка төбәкләр өчен үрнәк булсын, дигән теләктә калам», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова

Форумның программасына күз салгач, көннең, һичшиксез, бик кызыклы үтәчәген алдан ук сизенгән идем. Шулай булып чыкты да. Көн дәвамында катнашучыларны татар җәмгыятенең бүгенге хәленә һәм киләчәгенә багышланган фикер алышулар көтте.

«Телне сакларга тиешбез» дигән сүзләр туры килми кебек»

Программа тарихчы Әлфрид Бостанов белән әңгәмәдән башланып китте. Ул Гаяз Исхакыйның «Ике йөз елдан соң инкыйраз» әсәре, татар телен, милләтне саклау турында кызыклы фикерләрен әйтте.

«Зиратта әйберләр бик яхшы саклана. Татар телебезне, милләтебезне сакларга телибез, диябез икән, димәк, җеназасын укып, «шунда» салып куерга тиеш булабыз. Шуңа «телне сакларга тиешбез» дигән сүзләр туры килми кебек. Телдә «саклану» дигән әйбер бардыр, әмма тормышта ул юк», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова

Татар теле, милләт, аның киләчәге турында фикерләрне Казаннан килгән спикерлардан TEDx чыгышларында да ишеттек.

«Башкортстанда Татарстандагыга караганда күбрәк татар телендә сөйләшәләр»

Көне буена минем өчен программаның иң истә калган өлеше – «Безнең дөнья» киләчәк кафесы булды. Катнашучыларны берничә төркемгә бүлделәр, һәм төркемгә модераторлар билгеләнде. Алып баручылар бер-бер артлы 3 сорау бирде, 8-9 кешедән торган төркем, бергәләп, аларга җаваплар табарга тиеш иде. Мин Динара Зиннәтова төркеменә эләктем.

Иң элек «Татарның бүгенге халәте нинди?» соравына җавап эзләдек. Төркемебез эчендә тел темасы кузгалгач, Башкортстан татарлары бәхәсләшеп алдылар. Берсе: «Дүртөйле һәм Чакмагыш районында яшьләр барысы да татарча сөйләшә», – диде. Икенчесе: «Дүртөйледә татарлар татарча сөйләшми», – ди. Өченче абзый аларны бүлдереп, «Татарстан белән чагыштырганда, Башкортстанда татар телендә күбрәк сөйләшәләр. Бауман урамында берәрсе янына барып: «Татармы сез? Татарча беләсезме?» – дип сорасаң, «Әйе, татар, тик татарча белмим», – дип җавап бирәләр», – дип Казандагы татарларны тәнкыйтьләп алды. Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле артисты Алсу Мәгъсүмҗанова: «Казанда татарча сөйләшәләр, сез дөрес урында сорашмагансыз», – дип тә карады, тик теге абый сүзен «бирмәде».

Беренче сорауга әйләнеп кайтсак, аңа безнең «Тыйнак зыялылар» төркеменең җавабын видеода ишетә аласыз.

Икенче «Татарның идеаль киләчәген ничек күрәсез?» соравын ишеткәч, бер кунак кычкырып көлеп үк җибәрде. Иң кызык җавапларны сезгә дә язып үтәм: барлык кешеләрнең татар телендә сөйләшүе, балаларга дөрес тәрбия бирү, татарча балалар бакчалары һәм мәктәпләр булдыру, «Өчпочмак һәм нокта» ише ашамлык сату урыннары төзү, хатын-кызларга ярдәм йөзеннән, идеаль татарларны пробиркаларда үстерү. Һәм җаваплар арасындагы иң кызык фраза «Мужчины рулят, но управляют женщины» «лозунгы» иде.

«Шушы идеальлеккә ирешү өчен нишләргә соң?» дигән сорау соңгысы булды. Мәктәпләрдә татар теле дәресләренең санын кайтару, мәҗбүри ясау, милли бизәкле киемнәр кию һәм башкалар. Бу ысуллар сүздә генә калмасын иде шул. Үзебездән башларга кирәк, ичмасам, «Ufa.Tatar» форумында татарча сөйләшеп була бит инде...

Форум төрле яшь категориясенә керүче иң «текә» татар кешеләрен бергә җыйды. Барысы да матурлар – милли орнаментлы киемнәр, түбәтәй, калфаклар кигәннәр, алкалар такканнар иде. Тик иң зур игътибарны үзләренә «Татар кызы» бәйгесе ярымфиналисты Ильяна, финалисты Азалия һәм җиңүчесе Алсу җәлеп итте. Аларның матур хәситәләре беркемне битараф калдырмады. Үзләре дә чибәр, алар белән бик теләп фотога да төштеләр.

Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова

Төрле социаль челтәрләрдә яратып карый торган татар блогерлары белән дә дискуссия булды. Спикерлар арасында журналист, блогер Рәмис Латыйпов, «Сәлам туган, сасыган суган» фразасының амбассадоры Розалина һәм Эльза Токмач («Бешеная татарка») бар иде. Алар модератор Динара Зиннәтова һәм кунакларның сорауларына җавап бирделәр. «Текә» блогерлардан бүгенге көндә татар теленең трендта булуы, кешеләрнең үзләренең тамырлары белән кызыксына башлавы һәм әдәпле тыйнак контент кирәклеге турында фикерләр яңгырады.

Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова

Соңгы арада татарча StandUp үсеш ала, «мода»га керә. Биредә дә «стендаперлар» чыгышлары белән форумда катнашучыларның күңелләрен күтәрде. Көлдереп, бар кешенең гомерен озынайтучылар: Рамил Закиров, Рәмис Латыйпов, Баязит Зәйдуллин, Владислав Шунский һәм Динара Зиннәтова. Барысы да Татарстанныкылар бит. Арада бер генә Уфа «шутнигы» – Илдар Идрисов булды.

Программаны дәвам итеп, Алсу Мәгъсүмҗанова кунакларны «гөр» китереп биетте, олысы да, кечесе дә аңа ияреп «бер басты, ике басты». Бик күңелле булды. Бу «номер»ны мультиинструменталист Ильяс Фәрхуллинның гармунда уйнавы тагын да бизәде. Туганнар, дуслар аулак өйгә җыелган, диярсең. Бик җылы мохит барлыкка килде.

Мин үземнең бу дөньяда 2 әйбергә – химия фәненә һәм Нурбәк Батулланың биюләренә төшенеп бетмәвемне аңладым. Бу – минем шәхси проблемамдыр, чөнки хореограф – «Алтын битлек» театр премиясе лауреаты бит. Үзенчәлекле биюен дә күрсәтте, сөйләде дә. Кунаклар авыз ачып карады. Ди-джее дә шәп иде.

Аннары барлык кунакларны тәмле бәлеш һәм кайнар чәй белән сыйладылар. Бәлеш ашап тамак ялгап торганда, Азалия исемле Башкортстан кызы белән таныштым. Ул миңа кичке Уфаны күрсәтергә тәкъдим итте. Шулай итеп, шәп чарадан соң Уфа каласы белән танышу бәхете дә тәтеде әле.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *