Добавить новость
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Блогер хатын фатирда кабартылган бассейнда бала тапкан, сабый бер сәгатьтән үлгән

Мәскәүдә яшәүче хатын-кыз баласын акушерлар күзәтүендә хастаханәдә түгел, ә өендә кабартылган бассейнда табарга булган. Нәтиҗәдә сабый дөньяга туганнан соң 1 сәгатьтән үлгән. Бу хакта Рен-ТВ хәбәр итә.

27 яшьлек Аиша берничә ай элек, дусларын җыеп, булачак сабыйның җенесен белү өчен гендер-пати оештырган. Малай көтүен белгәч, Аиша бик шатланган. Нәкъ 4 айдан хатын-кызның улы туган. Ләкин сабый озак яшәмәгән.

Аиша баласын 14 нче каттагы фатирында кабартылган бассейнда тапкан. Сабый 30 минут суда булган, ә 1 сәгать узгач, яңа туган бала үлгән. Баланы реанимацияләргә тырышып караганнар, ләкин коткарып кала алмаганнар. Хатын-кызның үзен хастаханәгә алып киткәннәр.

Бераз соңрак Аишаның танылган блогер булуы ачыкланган. Хатын-кызның социаль челтәрләрдә миллион ярым кешегә якын язылучысы бар. Ул шулай ук танылган җырчы командасында эшләгән. Әмма Аиша социаль челтәрләрдәге аудиториясе белән генә ачык булган, күрәсең. Хатын-кыз күршеләре белән бөтенләй аралашмаган. Ул бу йортта 1 ел чамасы фатир арендалап яшәгән, әмма күршеләренең аны беркайчан да күргәне булмаган.

Хатын-кызның туганнары әлегә журналистлар белән аралашмый. Сабыйның әтисе дә элемтәгә чыкмый. Аиша үзе телефонын сүндереп куйган. Вакыт-вакыт челтәрдә булуы күренсә дә, хәбәрләргә җавап бирми. Шул ук вакытта блогер социаль челтәрдәге шәхси сәхифәсендә пост урнаштырган. Ул анда үзенә янаулар килүе турында сөйләгән. Блогерга карата теләктәшлек белдерүчеләр дә бар. Аиша язылучыларына, барлык проблемаларын хәл иткәч, элемтәгә чыгарга вәгъдә иткән.

«Мин зур кайгы кичерәм. Бүгенге төнем коточкыч булды. Бу – минем тормышымдагы иң авыр мизгел. Алга таба яшәр өчен каян көч табарга белмим. Сез һәрвакыт минем белән булдыгыз. Мин һәр шатлыклы көнемне сезнең белән бүлештем. Хәзер миңа сезнең ярдәмегез аеруча нык кирәк. Бик күп тикшерүләр, консультацияләр көтелә. Баланы җирләргә кирәк булачак», – дип язган блогер социаль челтәрләрдә.

Бу очракның барлык шартларын тикшерүчеләр һәм табиблар тикшерәчәк. Алар баланың ни сәбәпле үлгәнен ачыклаячак һәм аның үлемендә әнисе гаеплеме икәнен билгеләячәк, диелә хәбәрдә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *