Россия көрәш федерациясе социаль челтәрләрендә «2025 ел батыры» исеме өчен тавыш бирү оештырган.
«Ярымфинал тавыш бирүләрендә җиңгән 8 иң лаеклы спортчы арасыннан ел батырын сайлыйбыз. Әлеге исемлек җанатарлар ярдәме белән бергәләп җыелган тавышлар саны нәтиҗәсендә төзелде. Ахырда барлык тавышлар саналачак, 31 декабрьдә 12 сәгатьтә йомгак ясаячакбыз!» – диелгән хәбәрдә.
Ел батыры исеме өчен Татарстан көрәшчеләре дә «көч сынаша»:
Азат Габдрәшитов – халыкара класслы спорт остасы, дөнья чемпионы, БРИКС уеннары чемпионы, Чаллы шәһәре командасы өчен көрәшә.
Артур Хәкимов – Халыкара класслы спорт остасы, дөнья чемпионы, БРИКС уеннары чемпионы, тумышы белән Ульяновск өлкәсеннән.
Салават Абдуллин – халыкара класслы спорт остасы, Дөнья Кубогы җиңүчесе, тумышы белән Төмән өлкәсеннән.
Радик Сәлахов – атказанган спорт остасы, дөнья чемпионы, БРИКС уеннары чемпионы, узган сезонда Зәй шәһәре командасы өчен көрәште.
Рубин Рәдҗәбов – спорт остасы, Дөнья Кубогы җиңүчесе, тумышы белән Башкортстан республикасыннан, Әлмәт шәһәре командасы өчен көрәшә.
Ренас Кәлимуллин – атказанган спорт остасы, күп тапкырлар Россия һәм дөнья чемпионы, Казанның «Зилант» командасы тренеры, әлеге команда өчен көрәшә.
Илфат Миңнегалиев – әлеге исемлектә иң яше, халыкара класслы спорт остасы, дөнья чемпионы, тумышы белән Азнакай районыннан, Лаеш районы командасы өчен көрәшә.
Айгиз Зәйнетдинов – спорт остасы, Дөнья Кубогы җиңүчесе, Башкортстан республикасы өчен көрәшә.
Сез «2025 елның иң яхшы көрәшчесе» дип кемне саныйсыз?