Васильевода яшәүче хатын-кыз янгында әнисен, ирен һәм үсмер кызын югалткан
Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә Пролетарская урамында 2 катлы шәхси йортта янгын чыккан. Бу хакта «Татар-информ» яза.
Хуҗабикә һәм улы янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче йорттан үзләре чыга алган. Өй эчендә 3 кеше: хуҗабикәнең 14 яшьлек кызы, 74 яшьлек әнисе һәм 52 яшьлек ире калган. Кызганыч, алар барысы да һәлак булган.
«Татар-информ»га республика буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында сөйләүләренчә, өй эченә керү мөмкин булмаган. Янгын мәйданы 100 квадрат метрны тәшкил иткән.
Янгын сәбәбен Дәүләт янгын күзәтчелеге тикшерүчеләре ачыклаячак. Якынча версия буенча, ванна бүлмәсендәге утлы көзгедәге электр чыбыгында кыска ялганыш килеп чыккан.