Яңа ел табынына оливье салаты ясау гадәте каян килеп чыккан?
Ни өчен оливье салаты Яңа елның төп ризыгына әверелгән? Бу сорауга җавап «Аргументы и Факты» басмасында чыкты.
Шундый риваять бар: Мәскәү французы Люсьен Оливье боҗыр (рябчик), каперслар һәм кара уылдыктан ясалган салатны СССРда колбаса, кыяр һәм борчак белән алыштырган. Бу хакта тарих фәннәре кандидаты Александр Байрамов сөйләде.
Чын Люсьен Оливье исә Введенское зиратында җирләнгән, купец һәм «Эрмитаж» кунакханәсенең идарәчесе булган. Ә XIX гасыр уртасыннан бу ризык бөтен дөньяга «рус салаты» буларак танылган.
1879 елда инглиз Филлис Браун китабында рецепт шулайрак бирелгән:
- Тавык итен ваклап турарга, пешкән бәрәңге һәм яшел әче алма өстәргә.
- Пешкән колбаса һәм маринадланган кыяр салырга.
- Провансаль соусы кушарга.
Совет чорында салатка борчак өстәделәр – аны Микоян АКШка барып кайтканнан соң ясый башладылар. Шул вакытта «Советское шампанское» җитештерү дә башланды.
Моңа кадәр бераз алдарак, 1935 елда, Яңа елны рәсми бәйрәм итү кертелә. Шуннан бирле оливье һәм шампан шәрабы бәйрәмнең аерылгысыз символына әйләнде, диелә хәбәрдә.