Добавить новость
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Урамда ничә градус салкын булганда мәктәпкә бармаска рөхсәт ителә?

Көчле салкыннар булганда, Татарстан мәктәпләрендә дәресләр үткәрелмәскә мөмкин. Әмма, термометр күрсәткечләренә карамастан, Татарстанның барлык мәктәпләре һәм педагоглар коллективлары тулы составта элеккечә эшләячәк. Бу хакта «Челнинские известия» хәбәр итә.

Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматлары буенча, авыл мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында – һава температурасы минус 23 градус булганда; шәһәр мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында һәм авыл мәктәпләренең 5-9 сыйныфларында – минус 25 градус; шәһәр мәктәпләренең 5-9 сыйныфларында – минус 27 градус; авыл мәктәпләренең 10-11 сыйныфларында – минус 30 градус; шәһәр мәктәпләренең 10-11 сыйныфларында – минус 32 градус булганда дәресләр уздырылмаска мөмкин.

Моннан тыш, санитар кагыйдәләр һәм нормалар нигезендә, кышкы чорда ачык һавада физкультура дәресләре башлангыч сыйныф укучылары өчен һава температурасы минус 3 градустан түбән булмаганда һәм җил тизлеге секундына 6-10 метрдан артмаганда гына рөхсәт ителә. Өлкән сыйныф укучылары өчен исә һава температурасы минус 10 градустан түбән булмаганда һәм җил тизлеге секундына 6-10 метрдан артмаганда үткәрелергә мөмкин.

Шул ук вакытта Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы һава температурасы минус 25 градус һәм аннан да түбән булганда, балаларны мәктәп автобуслары белән йөртүне һәм балаларның районнардан читкә чыгуын вакытлыча туктатып торуны тәкъдим итә.

Татарстан Республикасының мәгариф органнары һәм белем бирү оешмалары җитәкчеләренә көчле салкыннар чорында җылылык белән тәэмин итү системасы торышын контрольдә тотуны көчәйтергә киңәш ителә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *