Татарстанда коткаручылар юлда машиналары ватылган гаиләгә ярдәм иткән
Татарстанның Мамадыш районында, М7 трассасында автомобиле ватылып калган гаиләгә коткаручылар ярдәм күрсәткән. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.
Volkswagen Tiguan автомобиле кинәт сүнгән һәм кабынмаган. Машинада Мәскәү өлкәсендә яшәүче ир белән хатын һәм 13 яшьлек кызлары булган. Көн салкын булу сәбәпле, алар туңа башлаган һәм ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, урынга килгән коткаручылар гаиләне җылы автомобильгә утырткан, кайнар чәй эчерткән һәм алар белән бергә эвакуатор килгәнен көткән. Беркем дә зыян күрмәгән.