Рамилә Хәйретдинова: «Апалардан калган киемнәрне генә кия идем...»
Җырчы Рамилә Хәйретдинова үзенең сторисларында Буа районы Югары Наратбаш авылында гомер кичерүче әти-әнисен күрсәтеп, язылучыларының кәефен күтәрә. Аеруча да артистканың әнисе – җор телле, күңелле апа. Бераз гына авылга кайтмый торсалар: «Нигә әти-әниегезне күрсәтмисез?» – дип, Рамиләнең язылучылары аларны юксына да башлый икән. Бу юлы Рамилә үзенең сторисларында якыннарын күрсәтеп кенә калмаган, әти-әни кадере турында мәгънәле сүзләр дә язган.
«Һәр балага үз әнисе кадерле. Безгә – үзебезнеке. Иң «мировой» әни – безнеке. Әти белән без – 4 баланы үстереп, укытып, кеше иттеләр. Берүк тигез картлык, тынычлык белән рәхәт тормышта яшәгез, әти-әни.
Әтигә 75 тула, әнигә – 74 яшь. Гап-гади, 90 нчы елларда салынган өйдә яшиләр. Коттеджларны рәсемнәрдә генә күргәннәре бар.
Мин апалардан калган киемнәрне генә кия идем. Яңа кием сатып алырга акчалары булмагандыр инде әниләрнең. Институтта да үзем эшләп, акча түләп укыдым. Акча булмагандыр…
Тик кулымны күкрәгемә куеп шуны әйтә алам – бәхетне бернинди акчага да сатып алып булмый. Чөнки без хәзер чын-чынлап бәхетле. Сау-сәламәт әти-әни, кайтыр нигез бар. Калганы – килә-китә торган әйберләр. Бездә рәхәтлек, җиңеллек, иртәнгә кадәр сөйләшүләр, яшәү яме бар. Без Аллаһка бик рәхмәтле», – дип яза ул.