Чаллыда улына кунакка барган әти кеше баласының бер атна яткан мәетенә тап булган
7 гыйнварда 14:00 сәгатьләрдә Чаллы кешесе 65-нче комплексның бер йортында яшәүче улының хәлен белергә барган. Өйгә кергәч, ата кеше 38 яшьлек улының үле гәүдәсенә тап булган. Бу хакта «Челнинские известия» яза.
Үлем вакыты — якынча җиде тәүлек элек. Фаразлар уенча ир-ат бәйрәм көнендә — 1 гыйнварда вафат булган. Әтисенең сүзләренә караганда, улы күптәннән йөрәк чиреннән җәфа чиккән. Рәсми рәвештә беркайда да эшләмәгән.
Кискен үлемнең төгәл сәбәбе патологоанатомик тикшерүдән соң билгеле булачак.