Добавить новость
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Җиләк-җимеш согы, бабл-чай һәм энергетиклар: гастроэнтерологтан эчемлекләр антирейтингы

«Кайбер алкогольсез эчемлекләр ашказаны-эчәк тракты өчен куркыныч»

Алкогольле эчемлекләрнең сәламәтлеккә зур зыян китерүе белән бәхәсләшеп булмый. Табиблар раславынча, алкогольнең куркынычсыз дозасы бөтенләй юк.

«Күпләр алкогольсез эчемлекләрнең дә файдалы булмавы турында уйланмый. Кайбер эчемлекләр безнең ашказаны-эчәк тракты өчен куркыныч дип тәгаен әйтергә мөмкин. Аларны чамасыз куллану ашказаны органнары авыруларына, мәсәлән, гастритка китерергә мөмкин», – дип сөйләде Казанның 7нче хастаханәсенең гастроэнтерология бүлеге табиб-гастроэнтерологы Йолдыз Казыйханова.

Фото: © Казанның М.Н. Садыйков исемендәге 7 нче шәһәр хастаханәсе матбугат хезмәте

Иң нейтраль һәм зыянсыз эчемлек – ул су. Киң таралган фикергә карамастан, көненә нәкъ менә 2–2,5 литр су эчү мәҗбүри түгел.

«Бу – иске стереотип. Чынлыкта барлык сыеклык, хәтта шулпа да исәпкә алына. Шул ук вакытта, көн саен бер литр су эчеп, аны тагын бер литр татлы газлы су белән тулыландырырга ярамый», – дип белдерде белгеч.

«Татар-информ» иң зур ихтыяҗга ия булган эчемлекләр турында Йолдыз Казыйхановадан сорашты.

«Сок апельсиндагы кебек үк клетчатка бирми»

Газлы сулар

Газлы эчемлекләрнең (минераль судан кала) аерылгысыз өлеше – суга кушылган зур күләмдәге шикәр. Алар еш кына буягычлар исәбенә ачык, җәлеп итүчән төстә була, ә аларның сыйфаты өчен гарантия биреп булмый.

«Тагын бер мөһим өлеше – ашказанын кабартучы газлар. Ашказанында басым арту сәбәпле, кикерү, дискомфорт, эч авырту булырга мөмкин», – дип аңлатты гастроэнтеролог.

Шикәрсез газлы суларга килгәндә, техник яктан ул файдалырак кебек тоела, чөнки шикәр алыштырылган. Ләкин барлык шикәр алмаштыручылар да куркынычсыз түгел. Эчемлектә «zero sugar» дип язылган булса да, анда консервантлар һәм буягычлар кала.

Соклар: җиләк-җимеш һәм яшелчә соклары

Табиб фикеренчә, җитештерүчеләр сокларга газлы сулардагы кадәр буягычлар, консервантлар һәм шикәр өсти. Бу җиләк-җимеш сокларына да, яшелчә сокларына да кагыла.

«Ни өчен мин гастроэнтеролог буларак сокларга караганда яшелчә һәм җимешләргә өстенлек бирәм? Сок яки нектар бөтен килеш ашалган кишер яки апельсин кебек клетчатка бирми, чөнки аның йомшагы (мякоть) алынган», – дип билгеләп үтте Йолдыз Казыйханова.

Яңа сыгылган сокны үз кулың белән ясау файдалырак, дип саный табиб. Ләкин сок ясау – ул барыбер клетчатка күләмен ясалма рәвештә киметү. Шуңа күрә җимешне яки яшелчәне үзен ашау яхшырак.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Сөт

«Әгәр сезнең сөткә карата индивидуаль кабул итмәү юк икән, һичшиксез сөт эчегез – бу майлар һәм кальций алу өчен яхшы ысулы», – диде табиб.

Сөтле коктейльләр

Гадәттә, сөтле коктейль сөт, туңдырма, шикәр, каймак һәм соктан тора. Әгәр мондый эчемлекне көн саен ясамасаң һәм сыйфатлы продуктлар куллансаң, сәламәтлеккә зыян килмәячәк. Ә кибетләрдә сатыла торган пакеттагы коктейльләр турында ни әйтеп була?

«Әгәр сез җиләкне үзегез изеп сөт белән кушсагыз – бу бер хәл. Супермаркеттан җиләкле яки шоколадлы коктейль сатып алсагыз, аның составында зыянлы пальма майлары һәм шикәр табачаксыз. Шулай ук продукт озаграк саклансын, тәмле ис килсен өчен кушылган антиоксидантлар бар», – диде гастроэнтеролог.

«Салкын һәм кайнар кофе арасында аерма юк»

Чәй

«Без, медиклар, чәйгә каршы түгел. Өстәвенә, Татарстанда бу – милли кухняның бер өлеше. Әгәр чәй яхшы икән (кара, яшел, кызыл яки ак), аны куллануга каршы күрсәтмәләр юк», – диде Йолдыз Казыйханова.

Чәйдә кофеин бар, ә кайбер сортларда ул кофега караганда да күбрәк. Гипертония белән интегүчеләргә чәйне күп эчмәү хәерле. Аны үлән чәйләре белән алыштырырга була, ләкин ромашка һәм бөтнекне дә индивидуаль күрсәткечләр һәм аллергияне исәпкә алып эчәргә кирәк.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Бабл-чай

Бабл-чәй (бабл-ти) бүген трендта. Ул бөтен дөньяда таралган. Казанның үзәк урамнарында да бу эчемлекне сатучы нокталар бик күп.

Аның сере нәрсәдә? Бабл-ти – ул сөтле чәй, аның эчендә җиләк-җимеш согыннан торган желесыман шарчыклар яки тапиока (маниока үсемлеге тамырыннан алынган крахмаллы продукт) шарчыклары өстәлә.

«Тапиока үзе дә баллы. Шарчыклар чылатыла торган шикәр сиробы да баллы икәне аңлашыла. Модага кергән бу эчемлекне тәкъдим итмәс идем», – дип ассызыклады Йолдыз Казыйханова.

Фото: © «Татар-информ»

Салкын һәм кайнар кофе

«Кофе турында начар нәрсә әйтеп булмый. Ул бавырга яхшы йогынты ясый, ләкин продуктның сыйфатын һәм без аны нәрсә белән эчүебезне исәпкә алырга кирәк», – ди белгеч.

Көненә 3–4 чынаяк яхшы кара кофе эчергә ярый, ләкин сезнең организм аны яхшы кабул итсә генә. Кофе эчмәскә киңәш ителгән очраклар: йокысызлык, тахикардия, ашказаны белән проблемалар булу.

Бүген салкын кофе (айс-латте, колд-брю, фраппучино) яшьләр арасында бик популяр. «Сәламәтлеккә зыян китерү ягыннан салкын һәм кайнар кофе арасында аерма күрмим. Ничек кенә булмасын, эчемлеккә татлы каймак яки сироплар өстәсәгез, сез аны тәмле, ләкин файдасыз итәсез», – ди табиб.

Энергетиклар – иң куркынычы

Изотониклар

Изотониклар – организмда су-тоз балансын саклау өчен махсус эчемлекләр. Гадәттә, аларны спортчылар куллана. Табиб сүзләренчә, диабет белән авыручыларга алар ярамый. Аның урынына суга бөтнек яки бер кисәк җимеш салып эчү яхшырак.

«Изотониклар шикәр диабеты һәм башка кайбер авырулары булган кешеләргә ярамый. Алар белән сак булырга кирәк. Гомумән, андый эчемлекне үзеңә ясарга була. Шешәгә яки стаканга бөтнек яфраклары, бер кисәк җимеш яки яшелчә салыгыз», – дип билгеләп үтте табиб.

Энергетиклар

«Мөгаен, барлык табиблар да энергетиклар куллануга чиктән тыш тискәре карыйдыр. Мин дә искәрмә булмам. Мин энергетикларга каршы», – диде Йолдыз Казыйханова.

Энергетик банкасында зур дозада шикәр, шулай ук кофеин һәм таурин бар – болар үзәк нерв системасы һәм органнарга начар йогынты ясый торган психостимуляторлар.

«Кызганычка каршы, без бер мода күрәбез – психоэмоциональ активлыкны көчәйтү өчен энергетик эчү. Теләсә нинди сыеклык урынына озак вакыт энергетиклар гына кулланучы пациентлар очрый. Аларның үз организмнарына нинди зыян китерүен күз алдына китерүе кыен», – ди табиб.

Алкогольсез глинтвейн

«Бу чия һәм гранат согы нигезендә ясалган традицион кышкы эчемлек. Сокның минуслары турында без инде сөйләштек, ләкин глинтвейн безнең тормышта Яңа ел кәефе булдыру өчен эчемлек булырга мөмкин», – ди белгеч.

«Иң яхшысы – җиләк-җимешле үлән чәйләре эчү»

«Җиләк-җимеш яки яшелчә согын, үзегез ясау әйбәтрәк була, 50гә 50 исәбеннән су кушарга була. Бер чынаяк кофедан соң бер чынаяк су эчергә киңәш итәм. Һәм, әлбәттә, алдан әйтелгән эчемлекләрнең берсен дә алкоголь белән кушмагыз», – дип киңәш бирде гастроэнтеролог.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Йолдыз Казыйханова сүзләренчә, елның билгеле бер вакытында сезонлы ризык кебек үк, сезонлы эчемлекләр куллану яхшырак:

  • җәен суга бөтнек һәм мелисса яфраклары өстәргә була;
  • кышын – клюква һәм гөлҗимеш.

«Иң яхшысы – җиләк-җимешле үлән чәйләре эчү. Эчемлекнең идеаль температура режимы юк, ләкин бозлы су да, кайнар су да эчергә ярамый», – дип йомгаклады табиб.

Чыганак: «Татар-информ», Роман Баданов

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *