Марсель Мәхмүтовның улы туган
Режиссер, популяр алып баручы Марсель Мәхмүтов гаиләсендә куанычлы вакыйга. Тормыш иптәше Наилә аңа малай бүләк иткән. Әле кичә генә Уфада Салават Фәтхетдиновның туган көн концертын алып барган Марсель бүген хатынын һәм улын бәби тудыру йортыннан каршылаган.
Әтинең сабыйны тәүге тапкыр кулларына алган мизгелләрне сторисларында җырчы Марат Яруллин күрсәтте. Матур кадрлар белән Данир Сабировның тормыш иптәше Миләүшә Сабирова, алып баручы Әбри Хәбриев та бүлешә. Ягъни, бәбине Марсель әти-әнисе, туганнары белән генә түгел, сәхнәдәш «брат»лары белән дә каршылаган.
Марсельнең тормыш иптәше Наилә дә, үзе кебек үк, бәйрәмнәр оештыручы.
Мәхмүтовларны әти-әни булулары белән котлыйбыз! Сабыегыз сау-сәламәт, тигез канатлы, акыллы булып үссен!