Татарстанда 28 градуска кадәр салкыннар көтелә
Татарстанда якын көннәрдә һава температурасының сизелерлек түбәнәюе фаразлана. Бу хакта «Татар-информ»га «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов хәбәр итте.
«Атнаның беренче яртысында кар яву туктала, атмосфера басымы тиз арта башлый. Ә бу, үз чиратында, салкыннар көчәюгә китерәчәк», – диде ул.
Синоптик сүзләренчә, атна башында республикада һава температурасы -8…-13 градус тирәсендә була, чәршәмбедән башлап, акрынлап төшә башлый.
«Атна ахырына салкыннар сизелерлек көчәя. Көндезге температура -20 градуска якынлаша, ә төнге сәгатьләрдә кайбер урыннарда -25…-28 градуска кадәр төшәргә мөмкин», – дип кисәтте Шувалов.