«Ботокс, ботулотоксин – иртәрәк башлау яхшырак», яисә Ничек матур итеп картаерга?
«SPF-кремны битнең үзенчәлекләренә карап сайларга кирәк»
SPF (Sun Protection Factor) тән яман шешенә китерергә мөмкин, диләр. Чыннан да шулаймы?
Юк. Бу – миф. SPF ультрашәмәхә нурланыштан саклый торган элпә барлыкка китерә. Нурлар үтә, ләкин аларның тәэсире көчсезрәк була.
D витаминын үзләштерергә комачаулыймы?
Әйе. D витамины SPF булдырган элпә аша үтми. Шуңа күрә мин иртәнге якта – 11гә кадәр, яки кичке якта – 16:00дән соң кояшта булырга тәкъдим итәм. Бу вакытта биткә бернинди крем да сыламыйбыз. Чиста тәнгә витамин җиңел үзләштереләчәк. Ләкин безнең якларда аның кадәр кояш юк. Шуңа күрә D витаминын көн саен эчәргә киңәш ителә.
SPFны көненә ничә тапкыр сыларга кирәк?
Бер тапкыр гына җитми. 4-6 сәгать саен яңартып торырга кирәк. Көне буе ачык һавада булсагыз, тагын да ешрак сыларга була.
Химик һәм физик составлысы бар. Кайсысын сайларга киңәш итәсез?
Икесен дә. Хәзер, гадәттә, кыска да, озын да нурлардан саклый торганнары була. Алар А һәм Б дип билгеләнә. Икесе дә булганын сайларга кирәк. Шулай ук факторына карыйбыз. Ул «+» белән билгеләнә. Кимендә дүрт «+» билгесе булырга тиеш.
SPF белән бәйле тагын нинди мифлар бар?
Аны гидрофильле май белән генә юып була дигән фикер бар. Чынлыкта, кремны юып төшерер өчен «пенка» һәм тоник та җитә. Кайбер пациентларда акнены көчәйтергә мөмкин. Гидрофильле майларның комедоген эффекты бар.
SPFның андый тәэсире бармы?
Бар. Акнесы булган кешеләр өчен махсус SPFлар бар. Аларның составында цинк, минераллар күбрәк, корылата торган эффекты күбрәк була. SPF кремнарны битнең үзенчәлекләренә карап сайларга кирәк.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
«Ботулотоксин мускулларны йомшарта»
25 яшьтән соң тән үзенең сыгылмалылыгын югалта, диләр. Бу дөресме?
Дөрес. Безнең дермада эластин һәм коллаген җепселләре бар. Балаларда алар матур рәсем булып ята. Еллар узган саен бу җепселләр әкренләп «утыра» башлый, рәсем үзгәрә. Алар 50 яшьтә дә бар, ләкин күләме дә, сыйфаты да кими.
Мимик мускуллар бик актив була. Елмайганда, ачуланганда бер үк урыннарда сырлар барлыкка килә. Вакыт узу белән мускул, эластин, коллаген әкренләп җимерелә, һәм җыерчык ясала. Һәрбер җыерчык – ул, асылда, кечкенә яра (рубец).
Безгә, косметологларга, шушы җыерчыклар буенча да мөрәҗәгать итәләр. Ясарга күрсәтмә булса, ботулотоксин ясыйбыз. Араларында 18 яшьлек пациентлар да бар. Яшь буенча чикләр юк – барысы да индивидуаль. Кайбер кешеләрнең, яшь булуларына карамастан, бик актив мимикасы аркасында тирән җыерчыклары була. Ул кеше 25 яшьтә ясатса, мисал өчен, аңа инде бернәрсә дә булышмаячак. Шуңа күрә кайчак иртәрәк башлау яхшырак.
Мин үзем 28-29 яшьтә ясадым. Бала тапканнан соң йөземдә үзгәрешләр күрдем.
18 яшьлек пациентлар да бар, дисез. Ботулотоксин яшь тән тиерсенә зыян китермиме?
Ботулотоксинны башта неврологлар куллана башлаган. Аны ДЦП, мигрень кебек авыруларда кулланалар. Ләкин зур дозаларда. Косметологиядә кечкенә доза кулланыла.
Ничек косметологиягә кереп киткән? ДЦП авыруы булган балаларны дәвалаганда, табиблар препаратның җыерчыкларны шомартуына игътибар итәләр. Шулай беренче ботокс барлыкка килә. Россиядә хәзер классик «ботокс» юк. Без ксеомин, диспорт, релатокс кебек препаратлар белән эшлибез.
«Хәзер хатын-кызлар тән тиресе сыйфатын яхшыртырга тели»
Хатын-кызлар күбрәк нинди процедураларны сайлый?
Мин 2014 елдан косметолог булып эшлим. Ул елларда контурлы пластика актуаль иде: иреннәр, иякләр ясатырга килә иделәр. Тән тиресе сыйфатына әллә ни зур игътибар бирми идек. Бүгенге көндә пациентлар, иң беренче чиратта, тәннең сыйфатын яхшыртырга тели. Алар тональ кремнар сөртмәскә, тән тиресенең табигый балкып торуын, тән тишемнәренең («поры») күренмәвен телиләр. Инъекцияләр бүгенге көндә дә кулланыла, ләкин хәзер күбрәк аппарат белән процедураларга йөриләр. Фототерапия бар. Ботулотоксин белән күп эшлибез.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Ир-атлар нинди процедуралар ясатырга килә?
Күпчелек ир-ат аппарат процедуралары эшләтә. «Подтяжка» ясатмый, җыерчыкны тулысы белән юкка чыгарырга омтылмый. Аларга табигыйлык мөһим: җыерчыклар бик тирән дә, артык шома да булмасын. Хатын-кыз йөзе ясалмавын телиләр.
Күп ир-ат чәч проблемалары буенча да мөрәҗәгать итә.
Косметолог пациент белән ничек эшли башлый?
Беренче консультация үткәрелә. Косметолог сезнең өйдә тән тиресен ничек каравыгызны белешә. Туры килә торган косметик чаралар сайларга булыша. Косметологның бурычы – бүгенге көндә булган матурлыкны саклау. Вакытны туктатып булмый, билгеле. Ләкин матур итеп картаерга була.
Белгечне сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә?
Иң мөһиме – белгечнең экспертлылыгы. Косметологның югары медицина белеме булырга тиеш. Хәтта иреннәрне күпертүчеләрнең дә.
Күпләр ирен күпертүне бик җиңел процедура дип уйлый. Ләкин ирен ул – кан белән бик әйбәт тәэмин ителә. Дөрес эшләнмәсә, җитди җәрәхәтләргә мөмкин. Иренне генә түгел, хәтта телгә дә зыян килү ихтималы бар.
Укучыларыбызга нинди киңәшләр бирер идегез?
Кешеләр тән тиресен дөрес чистартсыннар иде. Үз-үзләрен дәвалау белән шөгыльләнмәсеннәр иде. Әгәр дә нинди дә булса шик, сораулар, зарлар бар икән, табибка барырга кирәк. Табиб пациентны беркайчан да надан дип санамый, көлми.
Үз табибыңны табу мөһим. Елга бер тапкыр булса да тулы анализлар тапшырырга кирәк. Без бит машинаны да техник карау аша уздырабыз, ә үзебезне еш кына онытабыз.
Җавапларыгыз өчен рәхмәт!
-
Дерматолог киңәшләре: «Кыш көне баш киемсез йөрү алопецияне көчәйтергә мөмкин»