Бүген иртән түбәдән кар ишелеп төшкәч, ике кеше һәлак булган
Бүген иртән Камчатка краенда түбәдән кар төшкәч, ике кеше һәлак булган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.
60 яшьлек ир-ат иртән машинасын кардан чистартканда, аның өстенә күп катлы йорттагы 2 кат түбәсеннән кар ишелеп төшә. Шаһитлар экстрен хезмәтләргә шалтырата. Ләкин ир-ат урында ук һәлак була.
Соңрак тагын бер кеше һәлак булуы хәбәр ителде. Аның өстенә дә түбәдән кар ишелеп төшкән. Аңа табиблар ярдәм итеп караган, тик гомерен саклап кала алмаганнар, диелә хәбәрдә.