Добавить новость
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Артык кайнар һәм ачы ризык ашауның нинди зыяны бар?

Артык кайнар һәм ачы ризык ашау ашказаны-эчәклек тракты сәламәтлегенә куркыныч тудырырга мөмкин, бигрәк тә хроник авырулар булганда. Бу хакта табиб-гастроэнтеролог, медицина фәннәре кандидаты Евгений Белоусовка сылтама белән «Радио-1» хәбәр итә.

Табиб сүзләренчә, 65 градустан кайнаррак ризык үңәч һәм ашказаны лайлалы тышчасының саклагыч функцияләрен боза. Бу гастроэзофагеаль рефлюкс авырулы кешеләргә аеруча куркыныч. Ашар алдыннан ризыкның 50-60 градуска кадәр суынганын көтү яхшырак.

Ачы ризыкны чамалап куллану сау-сәламәт кешеләр өчен куркыныч тудырмый, дигән табиб.

«Әмма гастрит, ашказаны яки уникилле эчәк җәрәхәте булганда, бигрәк тә кискенләшү фазасында, ачы ризык тоз кислотасы бүленеп чыгуны тизләтә, зарарланган лайлалы тышчаны ярсыта, авырту китереп чыгара, саруны кайната, күңелне болгандыра һәм эрозияләрнең төзәлүен акрынайта. Мондый очракларда ачы ризык ашау катгый тыела», – дигән Белоусов.

Сәламәт кешеләргә ачы ризыкны атнасына 3 тапкырдан да күбрәк ашамаска киңәш итә табиб. Ашказаны-эчәклек тракты авырулары булган кешеләргә мондый ризыклар минималь күләмдә генә рөхсәт ителә.

Шул ук вакытта, табиб-диетолог, медицина фәннәре кандидаты Елена Соломатина сүзләренчә, кышкы чорда рационга катлаулы углеводлар, мәсәлән, тулы бөртекле боткалар һәм ипиләр өстәргә кирәк.

«Шулай ук аксымлы майсыз ризыклар да мөһим. Организм алардан иммунитет системасы аксымнары өчен кирәкле «төзелеш материалы» ала. Менюда балык, тавык, күркә, куян ите булырга тиеш. Әмма, аксым җиңел үзләштерелсен өчен, аларны томалап, парда яки мичкә пешерергә кирәк», – дип сөйләгән Елена Соломатина.

Салкын вакытта майсыз ашлар, майлы балык, тәрәч (треска) бавыры, ак май, күрәгә, кишер, кабак, суган, шалкан һәм чөгендер ашау файдалы, дип өстәгән диетолог.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *