Добавить новость
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Ринат Рахматуллин кызын кияүгә бирде: «Туй 300-400 кешелек булыр да булыр инде»

Ринат абый, күңелле мәшәкатьләр белән йөрисез икән!

Әйе, кичә кечкенә кызым Регинаның никах туе булды. Башта «Рауза» мәчетендә никах укыттылар, кичке якта ресторанда ике як якыннарны, туганнарны җыеп, никах туе үткәрдек. Әти кеше буларак үз вазифаларымны үтәдем. Командам белән чыгыш та ясадым. Башта мәчеттә никахта гына катнашып, бирәсе бүләкләремне тапшырып китәрмен дигән идем. Чөнки хәзер инде минем барыбер башка тормыш, башка гаилә. Тик тормыш иптәшем Динара: «Юк, барасың, ул синең яраткан кызың. Кулыңнан килгәннең барысын да эшлә», - диде. Бик зур рәхмәт аңа, аның урынында башка хатын булса, үзен икенче төрле тоткан булыр иде. Командамны да оештырып җибәрде. Менә шулай матур итеп никахларны үткәреп кайттык, Аллаһка шөкер.

Кызыгыз, киявегез турында да сөйләгез әле, Ринат абый. Озак очрашып йөрделәрме?

Кызым юстиция институында читтән торып белем ала. Рилсмейкер булып эшли, параллель рәвештә юридик эшләр белән дә шөгыльләнә. Кызымның кечкенә чагында минем белән «Алыгыз миңа курчак», - дип җырлап йөргәнен хәтерлисездер. Бу хакта комментарийларда да язганнар әле. Үткән гомер.... Матур җырласа да, кыз минем юлдан китмәде. «Юк, әти, бу минеке түгел. Башка, үземә ошаган өлкәдә эшләячәкмен», - диде.

Кияү кызымнан яшьрәк, аңа 18 генә яшь әле. Ул тамырлары белән Кыргызстаннан, ләкин гаиләсе инде күптән Татарстанда яши. Нәселләрендә үзбәкләр дә, кыргызлар да, татарлар да бар. Кияү үзе Казанда, кода-кодагыйлар Югары Ослан районында гомер кичерәләр. Кияүнең шулай ук үзенең эше бар. Аның белән гел очрашып, сөйләшеп, аралашып тордык. Беренче күрүдә үк ошаттым үзен. Ундүрт яшеннән үк эшләгән, әти-әнисенә салынмаган, акча көтеп утырмаган. Бик тырыш, хезмәт сөючән кеше. Кызым белән ике елга якын очрашып йөрделәр.

Алып баручы Марсель Әхмәдуллин социаль челтәрләрдә: «Регинаның әтисе җырчы Ринат Рахматуллин икәнне мәҗлес башлангач кына белдем», - дип язды. Яшьләр оештыру мәшәкатьләре белән тулысынча үзләре йөргән, ахры.

Барысын да үзләре оештырдылар. Алып баручыны да үзләре тапты, мин сорап йөрмәдем. «Без никахны артык зурдан кубып үткәрмибез, иң якыннарны гына чакырабыз», - диделәр. Туйны Кыргызстанда ясарлар дип уйлап торам, чөнки кияүнең нәселе бик зур, нык. Туй 300-400 кешелек булыр да булыр ул.

Марсель, чыннан да, Регинаның минем кыз булуына аптырап китте. Ахырдан: «Ринат абый, миңа бүген икеләтә шатлык бу туйны алып бару», - диде. Марсель матур итеп алып барды. Без командабыз белән кунакларга музыкаль программа бүләк иттек.

Никах туенда үзбәк халкының «Келин салом» дигән йолаларын да башкардылар. Бу килен белән кияүнең барлык кунакларны сәламләп, алларында 3 тапкыр баш июе. Шуннан соң кунаклар, әти-әниләр, яшьләргә алып килгән бүләкләрен, акчаларын тапшыралар. Бу киленнең яңа гаиләгә төшүен күрсәтә торган гореф-гадәт.

Үзегез кәнәгать калдыгызмы никахтан? Күңелләр дә тулгандыр?

Балаларга сүз әйткәндә күзгә яшьләр килде. Кыз бала һәрвакытта да кияүне әтисенә охшатып эзли. Регина безнең бик зирәк, минем тормыш иптәшем Динара кебек. Ул булачак тормыш иптәшен ялгыш сайламас. Регина, гомумән, рестораннар, төнге клубларда йөргән кыз түгел. Ул һәрвакытта да бик тәрбияле булды, уңга-сулга йөрмәде. Кечкенәдән бик мөстәкыйль булып үсте. Бәлки, якын киләчәктә дингә дә басар әле. Чөнки кияү ягынан барысы да диндә, әти- әниләре дә, туганнары да. Кызым да кияүне юкка гына сайламагандыр.

Кызларыгызны шулай тәртипле итеп тәрбияләүдә элекке тормыш иптәшегезнең дә роле зурдыр, Ринат абый.

Әлбәттә, әниләренең дә хезмәте бу. Мин гастрольләрдә йөргәндә балалар әниләре белән булдылар бит инде. Ике яклап та килгән тәрбия бу.

Элекке тормыш иптәшегез белән бер өстәл артында утыруы кыен булмадымы?

Без гауга ясап, аны халыкка чыгарып, талашып аерылышкан кешеләр түгел. Ул тыныч кына үз юлы белән чыгып китте, мин үз юлым белән. Шуңа күрә бер-беребезгә ачу саклап яшәмибез. Кызларым белән гел элемтәдә булдым, очрашып тордык. Башка гаиләм булса да, кызларым өчен мин чит кеше түгел. Шуңа күрә кыен булды дип әйтмәс идем. Кызларым гел янәшәмдә булдылар, төп игътибар аларга иде.

Фотоларда янәшәгездә сезнең олы кызыгызмы?

Социаль челтәрләргә ике кызым Регина һәм Ландыш белән төшкән фотоларны куйган идем. Бутап, олы кызымны минем элекке хатыным дип уйлаучылар күп булган (көлә). «Хатыны бигрәк матур булган икән», - дип язалар.

Ландышның да тормышы Аллаһка шөкер. Ире бик уңган-булган, эшмәкәр. Ике малай үстерәләр. Кечкенә кызым белән киявемнең дә бәхетләре үзләре кулында. Без аларга бары тик бәхет телибез!

Фото: © Ринат Рахматуллинның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Регинага: «Кияү артык яшь бит, ашыкма», - дип әйтмәдегезме?

Андый темалар күтәрелгәләде инде. Кияү әле армия хезмәтен дә үтмәгән бит. Ләкин, баланың күңелен кайтарырга ярамый, алайса ышанычы югалачак. Бер-берсен яратып сайлагач, минем ашыкма дип әйтү дөрес булмас иде. Бала: «Әти син шул вакытта каршы килмәгән булсаң, мин хәзер бәхетле булыр идем», - дияр. Хәзер яшьләр бик акыллы, дөрес итеп яши беләләр. Бер-берсен хөрмәтләп, яратып торсалар, барысы да яхшы булыр, Аллаһы боерса.

Бәхетле булсыннар, Ринат абый! Рәхмәт!

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *