Сәламәтлек саклау министрлыгы гриппны дәвалау өчен 9 көн бирә
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы грипп белән авыручыларга медицина ярдәме күрсәтүнең яңа стандартын раслады. Документта язылганча, дәвалауның уртача дәвамлылыгы 9 көн тәшкил итәчәк, дип хәбәр итә «Челнинские известия».
Авыруны диагностикалау өчен стандартта 7 белгеч консультациясе билгеләнгән: терапевт, инфекционист, пульмонолог, невролог, кардиолог, гематолог һәм (хатын-кызлар өчен) гинеколог.
Диагностика чаралары исемлегенә 27 лаборатор тикшеренү керә. Алар арасында:
- Ялкынсынуны ачыклау һәм бактериаль инфекция куркынычын бәяләү өчен, С-реактив аксымга һәм прокальцитонинга анализ.
- Борын-йоткылык һәм авыз-йоткылыктан алынган мазокларны грипп вирусларына, аденовирусларга, риновирусларга, коронавирусларга һәм башка сулыш юллары патогеннарына молекуляр-биологик тикшерү.
- Гриппның А һәм В вирусларына иммунохроматографик экспресс-тест.
- Кан оешуны тикшерү (коагулограмма) һәм канның газ составын анализлау.
- Күрсәтмәләр булганда, арка мие сыекчасын микроскопик тикшерү.
Инструменталь тикшеренүләр исемлегенә күкрәк читлеге рентгенографиясе, арка мие пункциясе һәм пульсоксиметрия (кандагы кислород дәрәҗәсен үлчәү) кертелгән.
Стационарда дәваланган очракта, инфекционист һәм терапевт тарафыннан көндәлек күзәтү каралган, кирәк булса — реаниматологның тәүлек буе күзәтүе тәэмин ителә.
Стандартта 25тән артык дару препараты һәм аларны куллану схемалары күрсәтелгән, шулай ук дәвалау чорында махсус диета тоту тәкъдим ителә.