«Мичкә чиләк белән су сипкәннәр» - Казанда ике ир-ат мунчада парга пешкән
Казандагы җәмәгать мунчаларының берсендә 35 һәм 36 яшьлек ике ир-ат парга пешкән. Бу турыда «Татар-информ» яза.
Аларны Республика клиник хастаханәсенә китергәннәр.
Пациентлар сүзләренчә, җәмәгать мунчасында чабындыручы ир-ат һәм исерек кунаклар арасында талаш чыккан. Исерекләрнең начар тәртибе аркасында чабындыручы ир-ат пар бүлмәсеннән чыгып киткән, аларның тынычланганын көткән.
Ләкин исерек кунаклар үзләре чабынырга булган – алар мичкә бер чиләк су сипкән. Шуннан соң төп пар мич каршында утыра торган ике ир-атка таба чыккан. Аларның куллары, аяклары, аркасы, күкрәге, хәтта битләре пешкән.
Урынга ашыгыч ярдәм чакырганнар. Хәзер бу ир-атлар хастаханәдә дәвалана, диелә хәбәрдә.