Добавить новость
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Намазда ялгышсаң, нишләргә?

«Хозур дин турында» телеграм-каналында намазда ялгышу очраклары турында аңлаталар.

«Кичә мин өйлә намазын укыганда, дүртенче рәкәгатьтән соң, онытылып китеп, өченче рәкәгать дип уйлап, киләсе рәкәгатькә басканмын. Аннары гына моның бишенче рәкәгать икәне башыма килде. Аннары, мин намаздан чыгып, аны кабаттан укыдым, чөнки нишләргә кирәк икәнлеген белмәдем».

Имам Кудури рахмәтуллаһи галәйһи «Мохтәсар Әл-Кудури» хезмәтендә болай дип яза: «Соңгы утыруда ялгышкан (ягъни, гомумән, соңгы утыруны башкармаган) кеше, (ялгышлык белән) бишенче рәкәгатькә басып, әгәр ул бишенче рәкәгатьнең сәҗдәсен үтәргә өлгермәгән булса, утыруга кире кайтырга тиеш. Аннары ялгышлыктан соң үтәлә торган сәҗдәи сәһү кыла, бишенче рәкәгать укылмый.

Әгәр ул бишенче рәкәгатьтә сәҗдә кылып өлгергән булса (ягъни исенә төшергәнче бишенче рәкәгатьнең сәҗдәсен үтәргә өлгерсә), аның фарыз намазы юкка чыга һәм ул нәфел намазына әверелә һәм аңа алтынчы (!) рәкәгатьне өстәргә кирәк.

гәр намаз укучы кеше дүртенче рәкәгатьтән соң «Әттәхият» дәвамлылыгында утырса, һәм шуннан соң, бу беренче утырудыр дип, сәлам бирмичә торса, ул бишенче рәкәгатьнең сәҗдәсен башкарганчы кәгъдәгә кайта (аннары сәҗдәи сәһү башкара).

гәр ул бишенче рәкәгатьне сәҗдә белән башкарырга өлгергән булса, аңа тагын бер рәкәгать һәм сәҗдәи сәһү өсти, аның фарыз намазы дөрес була, ә ахыргы ике рәкәгате аның өчен нәфел намазы була».

Сезнең очракта исә, искә төшерүгә үк, кабаттан утырырга һәм, сәҗдәи сәһү кылып, намазны төгәлләргә кирәк иде. Аллаһы яхшы белүче.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *