Татвоенкомат: Пилотсыз системалар гаскәре белән контракт бер елга төзелә, аны озайтмыйлар
Пилотсыз системалар гаскәрендә хезмәт итү өчен контракт төзүнең төп аермасы шунда – анда билгеләгән хезмәт вакыты автомат рәвештә озайтылмый. Пилотсыз системалар гаскәренә контрактның минималь вакыты – бер ел. Бу хакта «Татар-информ»га Казандагы сайлап алу пункты офицеры Виктор Никитин сөйләгән.
«Контракт вакыты чыгуга, кеше китә ала. Пилотсыз системалар гаскәренә сайлау узган кеше пилотсыз системалар белгечләре өчен программа буенча укырга тиеш. Уку Россия Оборона министрлыгының укыту челтәрендә кимендә ике ай дәвам итә», – дип сөйләде Виктор Никитин.
1 гыйнварда Татарстанда Россия Оборона министрлыгы белән контракт төзүчеләр өчен түләүләрне 2,9 млн сумга кадәр арттырдылар – бу илдәге иң югары түләүләрнең берсе һәм Идел буе федераль округында иң югары түләү. Әлеге түләү ике өлештән җыела: 2,5 млн сум Татарстан бюджетыннан бүленә, ә 400 мең сумны министрлык бирә.
Россия Оборона министрлыгы, шул исәптән Пилотсыз системалар гаскәре белән контракт төзүчеләр өчен өч меңнән артык ташлама гамәлдә. Алар арасында хәрби хәрәкәтләр ветераны статусына ия кешеләр өчен айлык акчалата тәэмин итү һәм аңа өстәмә түләү каралган; гомерне һәм сәламәтлекне иминиятләштерү һәм медицина оешмаларында дәвалану, шул исәптән бушлай дәвалану да бар.
Хәрбиләрнең гаиләләре дә игътибарсыз калмый, аларны хакимиятләр үз опекасына ала. Аларга шулай ук төрле төр ташламалар, әйтик, балаларны укыту өчен югары уку йортларында бюджет урыннар, бушлай секцияләр, түләүсез юлда йөрү һәм башкалар.
Татарстанда Пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итү өчен контракт төзергә теләгән кешеләргә 117 хезмәте аерым кайнар элемтә ачкан. Аның өчен 117 номерына шалтыратырга һәм 4 санына басарга кирәк. Әгәр дә кандидат беренчел параметрлар буенча Пилотсыз системалар гаскәрләренә контракт төзү өчен туры килә икән, аның контакт мәгълүматларын сайлап алу пункты белгеченә тапшыралар.
Бу төр гаскәрләр булдырылу турында 21 ноябрьдә полковник – Пилотсыз системалар гаскәрләре җитәкчесе урынбасары Сергей Иштуганов хәбәр итте. Моңа кадәр төрле гаскәрләрдә беспилотниклар ярдәмендә сугыш алып бару белән шөгыльләнә торган бүлекчәләр бар иде.
Яңа гаскәр хәрбиләре пилотсыз оча, йөзә һәм җирдә хәрәкәтләнә торган бөтен нәрсә белән идарә итәчәк. Бу данлыклы «Герань», чылбырлы «Странник» дроны да, экипажсыз катерлар да. Контрактның минималь вакыты – бер ел. Пилотсыз системалары гаскәрендә хезмәт итүнең үзенчәлеге шунда, контракт бер елга төзелә һәм автомат рәвештә озайтылмый. Моннан тыш, хәрбиләрне башка гаскәрләргә күчермиләр, уку Татарстанга күрше төбәкләрдә кимендә ике ай дәвам итә.
Компьютер уеннары яратучыларның Пилотсыз системалар гаскәренә эләгү шанслары зуррак, чөнки аларда кулларның вак моторикасы үсеш алган, ә геймерлар өчен гадәти интерфейс укуны тизләтә.
Татарстан Республикасында Россия Оборона министрлыгы белән контракт төзү, өстәмә премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында төгәлрәк heroes-tatarstan.ru сайтында белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: 8 (843) 221 44 52. Моннан тыш, 8 (800) 222 59 00 номеры яки кол-үзәкнең 117 төбәкара номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.
Чыганак: «Татар-информ», Дмитрий Шатров