Альбина Кармышева һәм Арслан федераль телеканалда: «Малаховка түбәтәй кидердек»
Альбина белән Арсланның моннан ике ел элек бик матур һәм күңелгә үтәрлек итеп дуэт башкарган видеосы социаль челтәрләрдә таралды. Бала белән Альбинаны сәхнәдәш дусты Ильвира Хамматова таныштырган һәм ярдәм итүен үтенгән.
Ильвира шалтыратып: «Альбина, зинһар булышыгыз әле. Физик мөмкинлекләре чикле бер балага «Солнце в каждом» фестивале өчен чыгыш әзерләргә кирәк», – диде. Вакыт аз калган иде инде. Шуңа күрә мин «Совершите чудо» дигән бик җиңел җыр сайладым. Арсланга әле ул чакта 8 генә яшь иде. «Арслан, сиңа әллә нәрсә эшләргә кирәк түгел. Һич тә борчылма! Мин җырлыйм, син һәр юлны минем артымнан кабатлап бар», - дидем. Болай җырлавыбыз Арсланга психологик яктан да җиңелрәк булды дип саныйм, – ди ул.
Альбина сүзләренчә, аның белән шөгыльләнә башлаганда Арслан шактый оялчан булган. Хәзер исә ялгызы гына да төрле фестивальләрдә чыгыш ясаудан куркып тормый.
Бүгенге Арслан күпкә тәҗрибәлерәк, үз-үзенә ышанычы сизелеп торды. Үз вакытында фестивальгә яздырылган видеобыз да искиткеч күп караулар һәм лайклар җыйган иде. Безгә төрле төбәкләрдән: «Сез бигрәк охшаш, әни белән ул кебек», – дип яздылар. Минем күзләрем – зәңгәр. Арсланның күзләре күрми, ә протезлары – зәңгәр. Менә шуңа, күрәсең, безне әниле-уллы дип уйлаучылар күп булган, – ди ул.
Шунысы да кызыклы, Альбина Кармышеваны федераль телеканалларга беренче генә чакырулары түгел икән инде.
Минем белән мөхәррирләрнең берничә тапкыр элемтәгә кергәннәре булды. «Модный приговор»га чакырганнары булды. Алар мине «Татарка не на чиле» клибында милли киемнәрдән күргәннәр дә, иремә чыкканнар. «Бәлки сез хатыныгызның кыска итәктән йөрүен телисездер?» - дип сораганнар. Ирем исә: «Альбина үзе теләгән киемнән йөри, минем хатыныма каршы килгәнем юк», - дигән. Мин мөхәррирләргә бу киемнәрнең бары тик клип өчен генә тегелүен, башка төрле бик күп күлмәкләрем һәм костюмнарым барлыгын аңлаттым. Тапшыруга килеп, милли киемнән генә йөрим дип сөйләвем алдау булыр иде.
«Пятница» телеканалындагы «4 дачи» тапшыруында төшү мөмкинлегем дә булды. Безнең яңа фатирга күченү белән мәшгуль чагыбыз иде. Ирем Айзат белән киңәштек тә, баш тартырга булдык.
Андрей Малахов алып бара торган тапшыруларга да чакырулар килеп торды. Минем шулай ук мөмкинлекләре чикле егет Тимур Фазлыев белән яздырган җырым бар, аны беләсездер инде. Шул видеоны күреп шалтыратканнар иде. Тимурның хәзер инде зур егет булуын, үземнең аның әнисе булмавымны аңлатырга туры килде.
Ә бу юлы нигә бардыгыз соң диярсез? Федераль телеканалларга барсам, бары тик җыр белән генә барачакмын дип, үземә биргән сүзем бар иде. Өч юллык булсын ул, тик җыр булсын. Чөнки, һәрвакыт, кешенең беренче чыгышы истә кала. Шулай ук минем әти-әниләрем яшь түгел инде. Әнием әтиемнән өлкәнрәк, аңа быел 78 яшь тула. Аларның да мине телеэкраннардан җырчы буларак күреп өлгерүләрен тели идем. Әти белән әни безнең чыгышны карап, бик канәгать калдылар, аларга бик ошады, – ди Альбина.
Альбина, бераз дулкынланса да, сәхнә кешесе буларак, артык борчылмаган. «Борчылу бары тик Арслан өчен генә булды. Чөнки тапшыру барышында мин аны өстәл янына алып килергә, Малаховка түбәтәй бүләк итәргә ярдәм итәргә тиеш идем. Шулай ук мөхәррирләр безнең уртага чыгып биюебезне дә сорадылар. Болар барысы да матур килеп чыксын, Арслан да үзен уңайлы хис итсен дип тырыштым. Мин инде импровизациягә ияләшкән, Арслан каушап китмәсен, дип уйладым. Чөнки тапшыру бер дубльдән төшерелде. Барысы да бик гадәти, яхшы килеп чыкты. Арслан хәзер бик шатланадыр дип уйлыйм. Мин генә түгел, тапшыру чыкканнан соң, аның әнисенә дә күпсанлы шалтыратулар, хатлар алды. Арсланны барысы да «булдырды» дип мактый, шушы үзе бәхет түгелме!» - ди Альбина Кармышева.
Дөрес, төшерелгән барлык мизгелләр дә экран аша күрсәтелмәгән. Альбина шуңа бераз борчылуын әйтте.
Мөхәррирләргә әтиемнең тальянда уйнаган видеосын, якыннарым белән төшкән фотоларны җибәргән идем. Әтием үзлектән өйрәнеп, 12 яшеннән бирле гармунда уйный. Кызганычка, ул кадрлар берсе дә тапшыруга кермәгән. Шуңа азрак кәефем төште. Гомумән, тапшыруда безне башкаларга караганда азрак күрсәттеләр. Югыйсә, материалны, ике кунак өчен дип, аерым-аерым җыйганнар иде. Ярар, шулай дөрес дип санаганнар, күрәсең.
Малаховка түбәтәй кидертү идеясе импровизация булды, кунакларны бавырсак белән сыйларга мин тәкъдим иттем. Чәкчәкне кисәргә туры килер иде, ә бавырсак исә өлешле бит инде, әзер. Бик уңайлы булды.
Гомумән алганда, студиядә бәйрәм атмосферасы булды. Мөхәррирләр, модераторлар бал кортлары кебек эшләп тора. Ләкин килгән кунаклар һәркем үзен кайгарткан сыман хис калды. Без экраннарда иң азы булсак та, чыгышыбыз күңелгә үтеп керерлек булды. Чын татарларча тыйнак тоттык үзебезне, ләкин безгә хас шаяртуларсыз да булмады. Бавырсак өләшкәндә, мәсәлән, Малаховны: «Сездән башламасам буламы?» – дип көлдердем. Арслан түбәтәй кидертеп куйгач: «Сез хәзер чын татар булдыгыз», – дигән булдым. Бездән ихласлык бөркелеп торды.
Мин алга таба физик мөмкинлекләре чикле, сәләтле балаларның үз иҗатларын күрсәтү мөмкинлеге булуын, хәтта аларның нинди дә булса брендның «йөзе» булуын, аларның шул рәвешле акча эшләүләрен дә теләр идем, - дип сөйләде әңгәмәдәшем.
Тапшыруны 20 гыйнвар көнне төшергәннәр, төгәл ун көннән соң ул эфирга чыккан. Тапшыруны 1 февраль көнне зәңгәр экраннар аша карау мөмкинлеге булды. «Россия-1» телеканалы Альбина белән Арсланның чыгышын барлык социаль челтәрләргә дә чыгарган.
Альбина Кармышева Андрей Малахов үз тапшыруына чакырган беренче генә татар җырчысы түгел. Күптән түгел генә «Песни от всей души» тапшыруында җырчы Әлфинә Әзһәмова, озак та үтми, 80 еллар хитларына багышланган «Привет, Андрей» тапшыруында Татарстанның атказанган артисткасы Ландыш Нигъмәтҗанова да чыгыш ясаган иде.