Добавить новость
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Азат Хөсәеновны Киндери зиратында җирләделәр

Бүген Казанның 7нче шәһәр клиник хастаханәсендә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Азат Хөсәеновны соңгы юлга озаттылар. Ул кичә 66 яшендә вафат булды. Мәрхүм Киндери зиратында (Казан, Дорожная) җирләнде. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Хушлашырга килүчеләр арасында Татарстан мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Равил Шәрәфиев, Татарстанның халык артистлары Рөстәм Закиров, Асаф Вәлиев, ИлСаф, Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева, Актаныш һәм Мөслим районы җитәкчелеге вәкилләре, туганнары һәм дуслары бар иде.

***

Азат Гаян улы Хөсәенов – 1959 елның 8 маенда Актаныш районы Әтәс авылында туган. 4 яшендә гаиләсе Мөслим районы Уразмәт авылына күчә, Мөслим районы үзәгендә, Яңа Усыда яши. Бишенче сыйныфны тәмамлагач (1970), Казан дәүләт консерваториясе каршында сәләтле балалар өчен ачылган махсус музыка мәктәбенә укырга җибәрәләр. 1978 елда тромбон классын (укытучысы профессор Шамил Низаметдинов) тәмамлагач, Казан дәүләт консерваториясенең оркестр факультетына укырга керә һәм 1983 елда тынлы уен кораллары бүлегенең тромбон классын тәмамлый.

Беренче курсны тәмамлагач та, Камал театрына музыкант булып эшкә урнаша. Шунда беренче җырларын яза: «Ләйсән яңгыр», «Карлыган» (Рәшит Гәрәй сүзләренә, Шамил Бариев, Әсхәт Хисмәтов башкара). 1983-1984 елларда Мәскәүдә хәрби оркестрда армия хезмәте үтә. Хәрби хезмәтен үтәп кайткач, Натан Рахлин, аннары Фуат Мансуров җитәкчелегендәге симфоник оркестрда уйный. Хезмәт кенәгәсендәге беренче язу – Яңа Усы авыл клубы сәнгать җитәкчесе.

Камал театрында Фәрит Бикчәнтәев куйган «Бичура» спектакленә (1989) халык көенә охшатып җыр яза. «Казан егетләре» спектакленә җырлар яза (1990). Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры һ.б. татар театрларының җитмештән артык спектакленә көй язган (шул исәптән, Илдар Хәйруллинның «Ничарадан бичара», Туфан Миңнуллинның «Җанкисәккәем»). «Әкият» курчак театрының татарча да, русча да тамашаларына көйләр иҗат итә. «Татармультфильм» оешмасы иҗат иткән мультфильмнарның да көе – Азат Хөсәеновныкы. Шулай ук Минзәлә театры («Биана»), Әлмәт театры (Зөлфәт Хәкимнең «Террорист» әсәре) белән дә хезмәттәшлек итә. Ун ел Зәйнәб Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билаловның «Зәйнәб-Зөфәр» төркеме белән эшли, гастрольләргә йөри.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *