Блогер Рәмис Гыйльметдинов: «Зиратта да «фотога төшик әле» дип килүчеләр бар»
«Элек камерага ашарга пешерү юк иде»
Рәмис, син блогерлык белән шөгыльләнә башлаган вакытта социаль челтәрләрне алып бару әле популяр юнәлеш түгел иде, аеруча татар телендә. Ә хәзер барысы да блогер булырга тели, әлеге вакыт аралыгында нәрсә үзгәрде?
Аерыма бик зур. Хәзерге вакытта яңа блогерларга үсәргә вакыт азрак кирәк – җайлырак. Чөнки карап үсәргә үрнәк бар, нинди юнәлеш алырга икәнлеген башкалардан карарга була. Элек экспертлар юк иде. Камерага ашарга пешерү дә юк иде. Хәзер исә видео төшерү өчен юнәлешләр бик күп. Халыкка таба барасыңмы син, айти, тел, тарих – хәзер үз юнәлешеңне сайларга җиңелрәк.
Элек интернетта ике юнәлеш кенә бар иде – кызык видеолар һәм шәхси тормышыңны күрсәтү. Ә хәзер аларны ничектер бергә болгатып була.
Интернетта танылу, үз язылучыларыңны табу өчен күпме вакыт кирәк?
Миңа якынча 2 ел кирәк булды. Ул чакта язылучыларым әкренләп кенә үсте, ләкин ул миңа җитә иде. Якынча 10 мең язылучым булгач, мине таный башладылар. Хәзер мине бер социаль челтәрдә генә 300 меңгә якын кеше карый. Гомумән, аерып әйтә алмыйм, бәлки кемдер тизрәк тә эшли алгандыр.
Сине халык таныймы?
Таныйлар. Урамга чыккан саен берничә кеше фотога төшә.
Моңа ничек карыйсың? Фотога төшәргә теләмәгән вакытлар буламы?
Яхшы. Ләкин кайчагында урынсыз да була – больницаларда, ашаган вакытта киләләр. Уңайсыз, ләкин кешенең барыбер фотога төшәсе килә. Иң читене ул – зиратта, анда да фотога төшик әле дип килүчеләр бар Шундый хәл булган иде: зиратта килделәр дә – «Әйдәгез, фотога төшәбез», – ди. «Туктагыз инде, урынсыз, монда түгел», – дим. «Әйдә төшик инде», – дип каршы килә, кычкыра башладылар. Барыбер төштем инде. Чөнки ул кеше бик каты башкаларның игътибарын җәлеп итте. Җыелган халык алдында: «Әйдә, төшик инде», – дип акырып тора. Бар шундый кешеләр дә, ләкин күбесе барыбер хөрмәт белән карый. Кайчагында ашап утырганда да киләләр, анда да урынсыз. Кемдер ашап бетергәнне сабыр гына көтә. Барлык килүчеләр белән дә төшәргә тырышам, язылучыларымны хөрмәт итәм.
Сине яратмаучылар бармы?
Хәзер ничектер кимеде әле алар, яратмаганнар ярата башлады бугай (көлә). Алар бик күп түгел, бәлки мин аларны кара исемлеккә дә керткәнмендер. Чөнки элегрәк ул әйбер миңа яңалык иде, күбрәк негатив язган саен, минем язылучыларым үсә кебек тоелды. Аннары, ни өчен мин негативны җавапсыз калдырырга тиеш, дип уйлый башладым. Ошамый икән, кара исемлеккә җибәрәм - алар мине күрми, мин видеоларым белән аларның башын ашамыйм. Бер кеше начар сүзләр язса, ул башка кешеләргә дә тия, бер-берсе белән талаша башлыйлар...
Андый язмаларны күңелеңә якын аласыңмы? Иң истә калганын искә төшер әле.
Андыйлар бик күп инде, иң истә калганы: «Нигә мондый кеше яшәргә тиеш», – дип язганнары да бар. Башта бик авыр карый идем, негатив комментарийлар язучылар белән көрәштем дә. «Сүгенеп язмагыз, нәрсә ошамый, әйтегез, конструктив сөйләшү төзик», – дип яза идем. Ул кеше аңлатып җавап яза алмый, чөнки үзе дә белми. Шулай язышкач, син яхшы кеше икән дип, ярата башлаучылар, фикерләрен үзгәртүчеләр дә булды. Вакыт узган саен чарланасың бит.
Хәзер «ВКонтакте» социаль челтәрендә бик усал язмалар калдыралар. Иң кызыгы һәм кызганычы: язма авторлары үзебезнең түбәтәй киеп, яулыклар бәйләп фотога төшкән апалар-абыйлар. Мин нәкъ менә сүгенеп язучыларны кабул итә алмыйм, күңелемә якын алам. Татарча матур итеп языгыз, дип җавап кайтарасы килә. Үземнең дә андый «сүзләр» бар инде, ләкин ул урынлы, «образлы», контекстта, туры килә торган сүгенүләр.
«Татар телендә блогымны караучылар һаман да бар»
Син бит «ватсапта»да бик популяр. Видеоларың төрле төркемнәр буенча йөри, моны үзең беләсеңме?
Элегрәк мин үземнең популярлыкны шулай белә идем дә. Әгәр дә «ватсап»та видео әллә нинди төркемнәрне урап, кире үземә килә икән: «Менә бит!» – ди идем. Соңгы арада кайнана еш кына: «Менә безнең төркемдә сине яраталар, барлык видеоларыңны кертеп баралар», – ди. Шуннан гына беләм.
Әлеге популярлык ничек килә? Син ул видеоларны үзең җибәрәсеңме?
Юк. Махсус беркайчан да беркемгә дә җибәргәнем юк. Кемдер үзенә йөкли һәм тарата, мин ул кешеләрне белмим дә. Кайчакта: «Минем әнине туган көне белән котла әле, ул социаль челтәрләрдә утырмый, ләкин сине белә», – дип язалар.
«Туган көн белән» акчага котлыйсыңмы?
Бик сирәк, гадәттә бушлай. Кайчак, бик нык вакыт булмаганда: «Балага памперслык җибәрегез», – дип язам.
Узган ел блогерлар өчен реклама тыелды. Күпләр «боларның ипие бетте», дип шатланырга да өлгерде, блогерлар өчен нәрсәләр үзгәрде?
Дөресен әйткәндә, бернәрсә дә үзгәрмәде. Башта авыр булды, күп нәрсә үзгәрде, ләкин мин башка социаль челтәрләрдә дә эшли идем. Берсе ябылды, ул сер түгел иде, кайбер әйберләр кысылды, сүз дә юк, ләкин без моңа кадәр дә салым түли идек.
Туйган, төшерергә теләмәгән вакытларың буламы?
Була. Хатын авылга кайтып киткәч, мин күп итеп видеолар төшереп куям. Аларны запас итеп тотам, аннары күңел төшкән, кәеф булмаган вакытта шушы видеоларны кертеп барам. Күпчелек блогерлар гаилә коргач, ниндидер үзгәреш чоры кичерә, блогтан читләшә, минем киресенчә булды, хатыным миңа бик булыша, һәрвакытта да бөтен эшләремдә ярдәм итә.
Син блогыңны татарча гына алып барасың. «Русчага күч, мөмкинлекләр күбрәк», – дип әйткәннәре юкмы?
Бик еш әйтәләр. Нәрсә тота? Татар телендә блогымны караучылар һаман да бар. 60 мең язылучым булганда: «Башка үсеш булмас инде, бу максимумдыр», – дип уйлый идем. Юк, язылучыларым саны әле һаман үсә. Бүген 270 меңгә якын караучым бар, бу бер социаль челтәрдә генә, әлеге сан һаман үсә, аның чиге юктыр. Русча алып бару миңа кызык түгел. Кешеләр язылучың күбрәк булган саен акча күбрәк була дип уйлыйдыр. Әйе, бөтен әйбер барыбер акчага терәлгән заманда бу сәеррәк тоеладыр, ләкин минем барысын да акчага кайтарып калдырасым килми, блогым татар телендә булуы минем өчен бик мөһим!
Рәхмәт, Рәмис! Уңышлар!