Сиринә Зәйнетдинова хастаханәдә: «Тормыш әле уң яктан бәрә, әле сул яктан...»
Җырчы Сиринә Зәйнетдинова хастаханә юлларында йөри. Артист аягын имгәткән.
«Кадерлеләрем, тормыш әле уң яктан бәрә, әле сул яктан бәрә… Кичә сәхнәдә очып йөргән мин, бүген - гипс белән «дус». Юк, сыну түгел, каты растяжка, ләкин табиблар аякны сакларга кушты һәм гипс салдылар.
Бер мизгел, бер уңайсыз хәрәкәт - һәм тормыш «стоп» төймәсенә басты.
Башта шок, аннары уйлар… Ләкин рухым сынмады.
Мин беләм, бу — вакытлыча. Бу — ял. Бу — яңадан тагын да көчлерәк кайту өчен пауза. Сәхнә мине көтә, ә мин әзерләнәм. Борчылмагыз, барысы да яхшы була. Үзегезне саклагыз, зинһар. Сәламәтлек — иң зур байлык. Концертларымда көтәм!» – дип сөйләде җырчы.