Добавить новость
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Мәскәү зоопаркында тавыкларны «аягын бирергә» өйрәтә башлаганнар

Мәскәү зоопаркында тавыкларны команда белән төрле хәрәкәтләр ясарга өйрәтәләр: мәсәлән, алар «аягын бирә», келәләрне ача, төсләрне аера, дип сөйләгән РБКга зоопарк директоры Светлана Акулова. Аның сүзләренчә, мондый күнегүләрнең максаты – тавыклар турындагы гадәти карашларны үзгәртү.

«Безнең бурыч – җәнлекләрне күрсәтү генә түгел, ә стереотипларны җимерү, кешеләргә тере табигать дөньясының ни дәрәҗәдә катлаулы булуын күрсәтү. Күп вакыт без гадәти генә тоелган хайваннарны күреп үтеп китәбез дә, аларның үзенчәлеген турында уйламыйбыз.. Безнең тавыклар – шушы юнәлештәге эшебезнең ачык мисалы», – дип аңлаткан Акулова.

Зоопарк хезмәткәрләре тавыкларны махсус мишень артынан иярергә, берничә боҗра арасыннан билгеле төстәгесен сайлап алырга, билгеләнгән юнәлештә йөрергә, тупны этәргә, кулга очып кунарга, үз теләкләре белән үлчәүгә керергә өйрәтә.

Иң гади күнегү – мишень артыннан иярү – берничә көн эчендә үзләштерелә. Ә менә, мәсәлән, стаканнар тирәли билгеле схема буенча йөрү кебек катлаулырак бурычларга берничә ай кирәк булырга мөмкин.

«Хайван белән теләсә нинди эш бары тик аның үз ризалыгы белән генә алып барыла, – дип ышандырды Мәскәү зоопаркы җитәкчесе. – Башта контакт урнаштыру мөһим: җәнлек ияләшсен, курыкмасын, стресс кичермәсен. Шуннан соң гади нәрсәләргә өйрәтәбез һәм әкренләп катлаулырак биремнәргә күчә барабыз».

Зоопарк хезмәткәрләре танышлары, туганнары арасында сораштыру уздыргач, «тавык – акыллы кош түгел» дигән карашның әле дә яшәвен ачыклаганнар. Әмма хәзерге фәнни тикшеренүләр тавыкларның шактый зирәк кош булуын күрсәтә.

«Тавык кеше күз алдында биремнәрне үтәгәндә, ул инде гади генә “төкереп карарлык» түгел. Ул уйлый. Һәм без җиткерергә теләгән төп фикер нәкъ менә шул. Безнең теләк: зоопарктан чыкканда кешеләр үзләрен чорнап алган бөтен тереклеккә – парктагы чыпчыккамы, авылдагы өй тавыгынамы – күбрәк ихтирам һәм кызыксыну белән карасын», – дип йомгаклаган ул.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *