«16 яшь... Фаҗига кабатланды»: Римма Никитина авыр көннәрен искә ала
Җырчы Римма Никитина күңеленә бик авыр хәлләр турында уртаклашты. Кичә ул, якын кешеләре белән, туганнан туган сеңлесе Аринаны искә алу мәҗлесендә булган.
Бүген яраткан туганыбыз Аринаның безне калдырып китүенә төгәл бер ел. Мин аның арабызда булмавына һаман да ышана алмыйм. Менә-менә килеп керер, елмаер, кысып кочаклап алыр сыман. 16 яшь… Әле яшисе дә яшисе иде. Ариночка, син һәрвакыт безнең йөрәкләрдә. Син хәзер – безне күкләрдән күзәтеп, саклап торучы фәрештә. Якыннарны югалту бик авыр. Мин бу көнне бүгенгедәй хәтерлим, - дип язды Римма социаль челтәрләрдә.
Авырып урын өстендә яткан хаста кешенең китеп баруы да авыр әле ул, ә менә шундый яшь гомерләр өзелүе аеруча да тетрәндерә шул… Үзе «Интертат»ка сөйләвенчә, Римма Никитинаның 16 яшьлек сеңлесе, гомер язында, куркыныч юл фаҗигасенә эләгеп һәлак булган. Римма өчен исә Аринаның үлеме икеләтә аянычлы... Чөнки Арина фаҗигагә яраткан апасының концертына ашыккан вакытта очраган… Арина нәкъ Римманың дус кызлары Энҗе һәм Наилә язмышын кабатлый. 2018 елның 16 апреле дә Римма Никитинага зур кайгы-хәсрәт алып килгән иде. Ул чакта артист бер көндә ике иң якын кешесен – апалы-сеңелле мөнәсәбәттә булган иптәш кызларын югалтты. Алар да Римманың Чүпрәледә узачак концертына барырга дип юлга чыккан булганнар.
- «Миңа сюрприз ясарга теләгәннәр иде, нәтиҗәдә бөтен Чувашиягә сюрприз ясадылар». Римма Никитина фаҗигале вафат булган дусларын искә төшерә
Туганнан туган сеңлем Арина минем концертымны карарга килешли, авариягә эләгеп, бәрелеп үлде. Ул көнне минем альбомымның презентациясе булырга тиеш иде. Әйтмичә килеп, миңа сюрприз ясарга теләгән. Кызганыч, күрешүләр насыйп булмады шул… Килеп җитә алмады…
Мин бу ситуацияне шулкадәр авыр кичердем. Чөнки Ариша төгәл сигез елдан соң минем дус кызларым язмышын кабатлады. Бу хакта күп тапкырлар сөйләгәнем бар. Иптәш кызларым да миңа сюрприз ясап, концертыма килергә теләгәннәр. Ә мин аларның юлга чыкканнарын да белмәгән идем. Мин хәзер дә Энҗе белән Наиләнең балалары янына кайтып йөрим. Ул вакыйга мине берничек тә җибәрми. Һәм төгәл 8 елдан соң шушы фаҗига кабатланды. Юл һәлакәте минем тагын бер якын кешемне - Аринаны алып китте. Дус кызларым да, Аринаның да 16сы көнне һәлак булулары да ниндидер билге, мөгаен. Минем хәзер уналтысы көнне концертлар, чыгышлар алганым юк. Бу минем өчен куркыныч сан.
Фото: © Римма Никитинаның шәхси архивыннан
Нибары уналты яшендә гомере өзелде сеңлемнең. 9 сыйныфны тәмамлап, техникумга укырга кергән иде. Әти ягыннан туганнар без. Казанда яшәделәр, әнисе белән дә, сеңелләре белән дә бик якын аралашып яшәдек. Алар өч кыз, Ариша гаиләдә иң өлкәне иде. Бик әйбәт, позитив бала. Минем җырлавымны бик яратты. Бу юлы да: «Әнием, концертына барыйм инде», - дип ялынып сорап, иптәш кызлары белән юлга чыгып киткәннәр. Дус кызы һәм рульдәге егет исән калды, Арина гына безне калдырып китте. Бәрелү аның ягына туры килгән, урында ук һәлак булган… Тәкъдиренә шулай язылган булгандыр күрәсең. Ул бит шулхәтле тормышны яратты, гел елмаеп кына тора иде. «Син бит безнең йолдыз, мин синең белән шундый горурланам», - ди торган иде миңа. Шул фаҗига булган кичне дә әнисенә: «Әни, мин бит Римманы шундый яратам. Барыйм инде концертына», - дип, кат-кат сорап чыгып киткән… Үлемен үзе эзләп тапкан инде» - дип сөйләде Римма.