Добавить новость
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Эчке эшләр министрлыгы һәм «Татарстан» телекомпаниясе үсмерләр турында фильм тәкъдим итте

«Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе ТР Эчке эшләр министрлыгы белән берлектә «Блок на жизнь» дип аталган яңа фильм тәкъдим итте.

Документаль фильм берничә кыска тарихтан тора. Аларның һәрберсе җиңел акча артыннан куып, мошенниклар капкынына эләккән үсмерләр турында. Алар үз куллары белән киләчәген «блокка» куйган. Вакыйгалар уйлап чыгарылмаган, аларның кайберләренә карата җинаять эше ачылган.

Фильмның күп өлеше – тоткарланган үсмерләр белән әңгәмәләр. Алар кылган гамәлләрен хәзер инде аңлый, үкенә, һәм иң мөһиме – үз тәҗрибәсе белән уртаклашырга әзер: мошенникларны ничек алданрак «блокларга»?

Беренче тарих – үсмерләрне террорчылыкка һәм диверсияләргә җәлеп итү турында. Казанда яшәүче бер төркем яшүсмер, куратор күрсәтмәсе белән, реле шкафын яндырырга маташа. Хәзер аларның барысы да – җинаять эше фигурантлары. Фильм, беренче чиратта, балаларга юнәлтелгән, тәрбияви характерда. Шуңа күрә һәр реаль вакыйгага аңлатмалар бирелә: «терроризм» нәрсә ул, мошенниклар балаларны нинди алымнар белән алдый, һәм законны бозган өчен балага нинди җәза яный.

Фильмда «дроппер»лар турында да аерым сюжет бар. Бу – үз банк карталарын, сим-карталарын сатучы яки акча өчен мошенникларга вакытлыча куллануга бирүче кешеләр. Ничек эш иткәннәрен фильмда «дроппер»лар үзләре сөйли: җиңел акча артыннан куып, законны да бозганнар, ә хәзер карталары аша «узган» бөтен акчаны үзләре түләргә мәҗбүр булып калганнар

Соңгы елларда еш ишетелә башлаган «симбоксинг» төшенчәсе дә фильмда аерым тарих аша бирелә. «Симбоксер»лар турындагы хикәя нигезендә – ике дусның язмышы. Берсе телеграм-каналда өстәмә эш турында игълан күрә һәм арендага алынган фатирда яшәгән күршесен дә «җиңел генә акча эшләргә» чакыра. Алар «Дядя Вова» исемле «хуҗага» җиһаз өчен тулысынча җаваплылык алабыз, дип вәгъдә итә. Ләкин нәтиҗәдә җаваплылык җиһаз өчен түгел, кылынган гамәлләр өчен була.

Фильм авторлары, геройлар белән бергә, балаларның ничек итеп җинаятькә баруын аңларга тырыша: ни өчен алар мошенниклар кулы астында курьер булып эшләргә ризалаша? Аларга тапшырылган сумкаларда еш кына алданган пенсионерлар акчасы булуын аңлыйлармы? Аңлыйлар. Алайса нигә шул кешеләрне блокка куймыйлар? Фильмның һәр тарихы — җәзаның котылгысыз булуын һәм законның яшькә карап ташлама ясамавын раслый.

Бу - «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы бергә төшергән икенче фильм. Беренче фильм — «Код доступа: «Взломано» премьерасы гыйнварда булды. Ул фильм киберҗинаять төрләренә һәм хокук саклау органнарының андый эшләрне ничек фаш итүенә багышланган иде. «Блок на жизнь» дип аталган яңа фильм җинаятьчеләр балалар өчен куя торган капкыннар турында.

Фильм премьерасы бүген булды, кабатлау «Россия 24» телеканалында 19 февральдә 8.00 һәм 17.30 сәгатьтә булачак.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *