Гөлназ Асаева: «Минем концертларга клоунада карарга түгел, җыр тыңларга киләләр!»
Башкортстанның атказанган артисты Гөлназ Асаевага концертларының вакыты кыска булуы турында тәнкыйть сүзләре язып калдырганнар булса кирәк. Комментарий ияләренә җырчы телеграм каналы аша җавап биргән.
Минем концертларым ике сәгатьтән артык бармый. Миңа башка артистлар турында язарга кирәкми - мине кемнең ничек һәм күпме куюы кызыксындырмый, дөресен әйткәндә. Концерт 3-4 сәгать барырга тиеш дип кем әйтте сезгә? Минеке 2 сәгать бара! Минем бер генә плюсовкам да юк. Без гадәти татар концерты куябыз! Миндә беркайчан да цирк номерлары булмаячак! Мин җырлыйм!
Минем концертларга 3 сәгатьлек клоунада карарга түгел, җыр тыңларга киләләр. Мин һәр тамашачымны яратам һәм хөрмәт итәм. Терәк булганыгыз өчен зур рәхмәт!
Мин сәхнәдә уйнамыйм, мин ничек бар - шундый. Үземне ничек тотарга икәнне өйрәтеп торучым да юк. Башкалар ничек тели, шулай эшләсеннәр. Ә мин концертларымда тамашачы вакытын матур итеп үткәрсен өчен тырышачакмын һәм сыйфатлы, традицион татар концертлары куячакмын! - дип язган Гөлназ телеграм каналында.
Җырчының бу сүзләре язылучыларында төрле фикерләр уяткан. Кемдер, Гөлназ мондый сүзләр аша башка артистларны түбәнсетә дип саный.
«Ә кем өч сәгать куя – аларда клоунадамы? Барлык артистлар да матур җырлый, үз вазифаларын менә дигән итеп башкаралар. Клоуннарны без циркта гына карыйбыз. Болай әйтү дөрес түгел», – дип яклаганнар бүтән җырчыларны.